Шахмай мәктәбе укучылары Зирекле музеенда булганнар
24 сентябрьдә Шахмай урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары укытучылары белән бергә Пушкин картасы буенча Зирекле музеенда булганнар.
Музей хезмәткәрләре яшүсмерләр өчен киң танып-белү экскурсиясе үткәргәннәр, аларга ата-бабаларыбызның көнкүреше турында сөйләгәннәр, җирле халыкның гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен чагылдырган экспонатларны күрсәткәннәр. Укучылар кешеләрнең моннан күп еллар элек ничек яшәгәннәрен: аларның торакларын, эш коралларын, савыт-сабаларын һәм киемнәрен күргәннәр. Музей тарафыннан җентекләп җыелган яки бирегә тәкъдим ителгән һәр нәрсәнең дә үз тарихы бар бит.
Балалар архив материалларын бик кызыксынып караганнар, «Яңа Чишмә районы авыллары тарихы» альбомы битләрендә сакланган, вакыт узу белән саргаеп беткән иске фотоларда туган авыллары Шахмайның үткәне тасвирланган. Һәм бу мизгелдә укучылар һәр авылның картадагы нокта гына булып калмавын, ә халкыбызның «җанын» саклап калган тарих чыганаклары булуын аңлаганнардыр кебек.
Экскурсиягә бүлеп бирелгән вакыт бик тиз узып киткән, музей кунаклары әлеге сәяхәттән канәгать калганнар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев