Сергей Карасев: «Үземдә зур җаваплылык тоям»
Сергей Карасев 40 елдан артык Яңа Чишмә гимназиясендә физика укытучысы булып эшли.
Аның укучылары ел саен бу фән буенча БДИдан яхшы балларга ирешәләр.
1976 елда туган ягы Чуаш АССРның Канаш шәһәрендә мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. 1980 елда тәмамлый һәм Тәтеш районында физика укытучысы булып эшли башлый. Шул ук елны армиягә алына, ике елдан соң демобилизацияләнә. 1982 елда тормыш иптәше, математика укытучысы Татьяна Ивановна белән Яңа Чишмә авылының урта мәктәбенә (хәзерге гимназия) эшкә килә. «Институтны кызыл диплом белән тәмамлаган хатынымнан аермалы буларак, минеке зәңгәр төстә иде, - дип көлә ул, - ләкин дәресләрне укытуга бөтен җаваплылык белән керештем».
Бу мәктәптә Сергей Владимирович 35 елдан артык укыта. Соңгы җиде елда район мәктәпләренә физика дәресләрен үткәрергә барды, чөнки анда укытучылар җитешми иде. Эшләү дәверендә өч чыгарылыш ясый. Район мәгариф бүлеге, республика мәгариф министрлыгыннан бүләкләре, Россия Федерациясе Мәгариф Министрлыгының Мактау грамотасы, «Хезмәт ветераны» исеме бар.
Укытучылар көне алдыннан без Сергей Владимирович белән сөйләштек. Ул үз эшендә финишка килеп «җитүен» һәм әңгәмә барышында дөресен сөйләвен әйтте.
- Сез бу һөнәрне ничек сайладыгыз? Сезнең әти-әниегез укытучылар идеме? Һәм ни өчен физика?
- Әти-әниемнең - педагогларның йогынтысы, дисезме, әйе, ансыз булмады. Без дустым белән Казан университетына укырга керергә киттек. Ләкин зур конкурс аркасында - бер урынга 8 кеше, без документларны пединститутка тапшырдык, анда конкурс 4 тапкырга азрак иде. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, укырга кердек. Мәктәптә миңа физика фәне ошый иде, ә укытучыларым барысы да яхшы булды, физика буенча да, башка фәннәр буенча да.
- Сез БДИның югары нәтиҗәләренә ничек ирешәсез? Сез индивидуаль алым кулланасызмы?
- Укучыларыма карата әллә ни аерым караш юк. Сәләтле укучылар очраса, мин алар белән шөгыльләнәм. Минем фән кемгә кирәк, алар үзләре минем янга киләләр. Алар белән дәрестән соң, план нигезендә, дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында БДИга әзерлек түгәрәкләрендә шөгыльләнәм.
Югары нәтиҗәләргә ирешүгә килсәк, мин бераз ачыклык кертер идем, безнең мәктәптә физика буенча БДИ нәтиҗәләре синусоида буенча бара. Тырыш укучылар эләгә икән - нәтиҗәләр дә яхшы, артык сәләтле булмаганнарының, нәтиҗәләре түбәнрәк. Күп нәрсә укучының сәләтенә бәйле. Миндә физикадан БДИны начар бирүчеләр дә булды, ягъни укучы-отличник биремнәрне үти алмады. БДИда уңыш белемнән генә тормый, имтиханда көчләрне дөрес бүлү мөһим. Быел гимназиячеләр физикадан БДИны яхшы тапшырдылар. Әлбәттә, аларның уңышлары белән мин, укытучы буларак, горурланам, балаларның үзләре дә, аларның әти-әниләренең дә миңа карата яхшы мөнәсәбәттә булулары өчен шатланам.
- Үз эшегездә иң катлаулысы дип нәрсәне саныйсыз? Сезнең укыту принциплары нинди?
- Үз фәнемне өйрәнү минем өчен иң авыры. Әйе-әйе, гаҗәпләнмәгез. Ел саен БДИда укучыларга очрый торган биремнәрне һәм сорауларны караштырырга туры килә. Алар ел саен төрле. Физика законнары элеккечә, ә менә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен сайлап алына торган материал, биремнәр ел саен үзгәрә. Катлаулана дип әйтә алмыйм, әмма алар бераз аерыла. Хәзер бездә Интернет барлыкка килде. Анда без теләсә нинди биремне таба алабыз. Әмма боларның барысын да укучыга җиткерергә дә кирәк. Бу укытучының төп бурычы. Укыту принципларына килсәк, бу - гадилек, фәннилек, аңлаешлылык.
- Үзлегеңнән белем алу өстендә күп эшләргә туры киләме?
- Мөгаен, укытучы һөнәрендәге кебек үз өстеңдә эшләргә кирәк булган һөнәрләр аздыр. Бу, әлбәттә, минем фикер генә. Мин моны даими эшлим, чөнки мин һәрвакыт укытучы һәм бу фәннән дәрес бирүче кеше буларак белем ягыннан һәрдаим үсәргә тиеш.
Укытучы мәктәптә генә түгел, өйдә дә үз һөнәрен дәвам итә. Аның дәресләргә әзерләнүгә өйдә дә бик күп вакыты китә. Укытучы тәүлек буе эшли. Йокларга алты сәгать вакыт кала. Хәтта йоклаганда да укытучының баш мие үз эшен дәвам итә. Ул төшендә дәресләр күрә, укыта. Барысын да эшли: дәресне дә, заданиене дә. Әгәр дә аның кичтән нидер килеп чыкмаса, ул да, Менделеев төшендә үзенең таблицасын төзегән кебек, моны төшендә эшләп бетерә икән.
-Димәк, сезнең буш вакытыгыз бөтенләй юк? Хәтта хоббига да?
- Бакчада эшләгәндә: су сипкәндә, утаганда, кар чистартканда уйларың белән әледән-әле дәресләреңә әйләнеп кайтасың. Гәрчә бакча эшләре ял вакытына - отпускка туры килсә дә. Хобби да юк, чөнки мин Укытучы булып эшлим. Һәм минем күп вакытымны мәктәп ала.
-Сез бервакыт мәктәпне калдырып та киткән идегез бугай?
- Әйе, ике ел район башкарма комитетында Гражданнар оборонасы буенча белгеч булып эшләдем. Торак алу өчен, анда хезмәт хакы яхшы иде. Шулай ук ярты ставкада балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия секретаре идем. Аннары мәктәпкә кайттым, чөнки минем педагогик белемем бар һәм укытучы эшеннән башканы мин күз алдына да китерә алмыйм. Элек укытучы хезмәте өчен түләү хәзерге кебек яхшы түгел иде. Кечкенә хезмәт хакы аркасында ярты елга хәтта электромонтер булып подстанциягә дә киткән идем. Аннары урта мәктәпкә күчтем (хәзер башлангыч мәктәп-балалар бакчасы), анда күбрәк сәгатьләр бирделәр. 1994 елда директор Наил Гайфетдин улы Хөснетдинов җитәкчелегендәге гимназиягә эшкә килдем.
- Сезнең элекке укучыларыгыздан берәрсе сезнең фәнне укытамы?
- Красный Октябрьдә минем укучым Кәбиров Фоат Малик улы физика укытучысы булып эшли. РМБ җитәкчесе урынбасары Ләйсән Салихова да минем укучым, ул да физматны тәмамлады.
- Укытучының җаваплылыгы турында сез нәрсә әйтә аласыз?
- Педагогның бурычы - үз фәнеңнән белем бирү һәм укучыңнан шәхес тәрбияләү. Башка укытучылар кебек үк, мин дә үз эшемә җаваплы карарга тырышам, үсеп килүче буынның киләчәгенә йогынты ясарлык башка эшнең барлыгын мин белмим. Чөнки, киләчәктә укучының нинди һөнәр сайлавы бездән, укытучылардан тора. Кем булырга һәм нәрсә белән шөгыльләнергә - бу бит бик мөһим. Хәзер чыгарылыш сыйныф укучылары кайда яхшы хезмәт хакы түлиләр шул өлкәне сайлый, әйтик: нефть, төзелеш, энергетика. Алар өчен белгечләр әзерләүче югары уку йортларында физикадан имтихан кирәк. Бу бик авыр фән. Быел 19 чыгарылыш сыйныф укучысының өчесе физикадан имтихан тапшырачак. Менә мин алар белән шөгыльләнәм дә инде һәм, укытучы буларак, зур җаваплылык тоям.
- Укытучы булуыгызга үкенмисезме?
- Беркайчан да. Бер дә үкенмим!
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт сезгә. Якынлашып килүче һөнәри бәйрәм белән!
Сорауларны Ольга Иванова бирде.
Рәсемдә: Сергей Владимирович гимназиянең 9 «в» сыйныфында дәрестә. Ольга Иванова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев