Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сулыкларда сак булыйк!

Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе утырышында 2015-2016 елларда кышкы чорда сулыкларда халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турындагы мәсьәлә каралды. Утырышны район башкарма комитет җитәкчесе, комиссия рәисе Ринат Фәсахов үткәрде. Комиссия янгын-коткару гарнизоны начальнигы Рәшит Кыямовка җирле үзидарә органнарына кышкы чорда сулыкларда, халык күпләп җыела...

Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе утырышында 2015-2016 елларда кышкы чорда сулыкларда халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турындагы мәсьәлә каралды. Утырышны район башкарма комитет җитәкчесе, комиссия рәисе Ринат Фәсахов үткәрде.
Комиссия янгын-коткару гарнизоны начальнигы Рәшит Кыямовка җирле үзидарә органнарына кышкы чорда сулыкларда, халык күпләп җыела торган урыннарда кисәтүче, тыючы һәм мәгълүматый билгеләр, аншлаглар урнаштыру хакында рекомендацияләр җиткерү эше йөкләнгән.
Балык тотарга яратучылар күпләп җыелган, куркыныч яный торган урыннар контрольгә алынган булырга, боз торышын тикшерү өчен рейдлар үткәрү оештырылырга тиеш.
Мәгариф бүлегенә комиссия барлык мәктәпләрдә сулыкларда куркынычсызлык айлыгы (20 октябрьдән 20 ноябрьгә чаклы) үткәрүне, шулай ук 2015 елның 1 ноябреннән 26 декабрьгә чаклы укучылар арасында "Боз өстендә уяу булам" дип аталган балалар рәсеме конкурсы оештыруны йөкләде.
Балаларның барысы да кышкы чорда сулыкларда үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәнү узарга тиешләр.
Авыл җирлекләре башкарма комитетлары кышкы чорда сулыкларда кешеләр куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар үткәрү өчен җаваплы кешеләр билгеләргә һәм полиция участок уполномоченныйлары белән берлектә тәүлекнең караңгы вакытларында сулыкларда халыкның ял итү урыннарына бердәм патрульлек итүне оештырырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев