Тәрбиячеләрнең семинары аларның һөнәри бәйрәмнәре алдыннан узган
26 сентябрьдә Яңа Чишмә «Ландыш» балалар бакчасы базасында Яңа Чишмә районы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре очрашкан.
Очрашуның темасы актуаль: мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирүне оештыру эшенең нәтиҗәлелеге.
Кунакларны тәрбияче Резеда Фәйзуллина җитәкчелегендәге «Сәләт» театр төркеме балалары сәламләгән. Алар Г. Тукай әкияте буенча «Бала һәм Күбәләк» спектакленнән өзек тәкъдим иткәннәр. «Ландыш» балалар бакчасы мөдире Наталья Ведякина: «Бүген мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүнең теләсә нинди программасы да инновацион юнәлешсез гамәлгә ашырылмый», - дип билгеләп үткән.
Ул хезмәттәшләренә грант конкурсларында катнашуның балаларга билингваль белем бирү буенча предмет - үсеш киңлеген җиһазландырырга ничек ярдәм итүе турында сөйләгән.
«Откан акчалар ярдәмендә бездә тәрбияләнүче балалар «Мирас» дигән уңайлы чүлмәкчелек арт-студиясендә шөгыльләнүләрен дәвам итәләр. Чүлмәкчеләр түгәрәгендә алар Идел буе халыкларының савыт-сабаларын ясыйлар».
Әлеге теманы укытучы-логопед Илсөяр Колесникова да дәвам иткән: түгәрәккә йөрүче балалар белән бергә алар кунакларга удмуртларның тусьта савытын ясау буенча мастер-класс күрсәткәннәр. Тәрбияче Наталья Совкова «Минем Ватаным - Татарстан» дип исемләнгән лепбукны тәкъдим иткән, анда ул мәктәпкәчә яшьтәге балаларда милли традицияләр, дәүләт символикасы, Татарстан Республикасының истәлекле урыннары турындагы белемнәрне ныгыту өчен кирәкле барлык материалларны да туплаган.
Семинар кысаларында «Минем гаилә» конкурсына йомгак ясалган. Конкурста җиңүче «Звездочки» төркеменнән Логиновлар гаиләсе үз роликларын татар телендә тәкъдир иткән һәм мәктәпкәчә белем бирү буенча методист Ләйсән Әхмәтшина кулыннан Мактау грамотасы алган. Ләйсән Азгатовна җитәкчелегендәге «Мин - шәхес!» дигән эшлекле уенда һәр җитәкче үзенең көчле яклары турында сөйләгән, педагоглар белән мәктәпкәчә яшьтәге балаларда патриотизм һәм туган якны ярату хисләрен тәрбияләүдә нинди алымнар куллануы белән уртаклашкан.
Җитәкчеләрнең Тәрбиячеләр көне алдыннан очрашуы чуаш традицияләрендә чәй эчү белән тәмамланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев