Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Татарстан Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан «Мобильник» профилактик чарасы үткәрелә

    2020 елның 3-31 августында Яңа Чишмә ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре руль артында мобиль телефон һәм гаджетлардан файдалануны тыю максатыннан юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү өчен «МОБИЛЬНИК» профилактик чарасы үткәрә.

    Чараның төп максаты-транспорт чарасы белән идарә итүчеләр тарафыннан транспорт чарасын йөртү вакытында кулдан файдаланмыйча сөйләшүләр алып барырга мөмкинлек бирүче техник җайланма белән җиһазландырылмаган телефонны куллану очракларын кисәтү һәм булдырмау.

    Белгечләр руль артында телефоннан сөйләшүләрне игътибарсыз машина йөртү дип атыйлар, чөнки кеше, юлдан аерылып, куркынычны һәрчак үз вакытында күрә алмый, өстәвенә, ул авария хәленә китерергә мөмкин. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, машина йөртүче юлдан сәгатенә 60 чакрым тизлек белән барганда мобиль җайланмага күз салса, ул 65 метр юлны «сукырларча» (ягъни, юлга карамыйча) уза. Тизлек югарырак булган саен, мондый «сукыр» участоклар арта гына, дип сөйли Яңа Чишмә ПДС инспекторы Айрат Сатдаров.

    Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7 п. таләпләрен үтәмәгән өчен транспорт чарасын йөртүче административ җаваплылыкка тартыла, административ хокук бозулар турында РФ Кодексының 12.36 ст.1 өлеше нигезендә 1500 сум күләмендә административ штраф салына.

    Яңа Чишмә Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да кагыйдәләрне үтәргә һәм тормышларын куркыныч астына куймаска чакыра.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: