Татьяна Данилова: «Кырык бер ел гомер бер мизгел кебек үтте»
27 сентябрь - мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәре көне
Татьяна Петровна быел май аенда лаеклы ялга чыкса да, балаларны һәм мәктәп коллективын бик тә сагына.
Мәктәп, элеккечә, күңелгә якын
- Үземне ана сөтеннән яңа гына аерылган сабый кебек хис итәм, - ди елмаеп кына Татьяна Петровна. - Бер көнне автобус көткәндә мәктәпкә кергән идем (тукталыш нәкъ аның янында), вакытым да бар иде әле. Беркем күрмәсен дип, махсус «кубовой»га кереп утырдым. Елап кына җибәрмәсәм ярар иде, дим. Ә шул вакытта 6 нчы, 11 нче сыйныфтагы укучыларым мине күреп алганнар һәм йөгереп килеп: «Татьяна Петровна, Татьяна Петровна, сез безгә кайчан киләсез? Без сезне бик сагынабыз!» - дия-дия, кочакладылар. Бу күренеш бик дулкынландыргыч булды, әлбәттә. Минем күзәтүләрем буенча, авыл балалары шәһәр балаларыннан бераз аерыла. Алар эчкерсезрәк, игътибарлырак, рәхмәтле була беләләр диимме соң... Хәзер миндә укыган егетләр безнең өй яныннан көтүгә йөриләр һәм һәрчак минем янга кереп, сөйләшеп, хәлемне белеп чыгалар. Төрле яшьтәге башка укучыларым да килгәли.
Һөнәрен 7 нче сыйныфта ук сайлаган
Татьяна Данилованың укытучы һөнәрен сайлавына аның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Анна Алексеевна Медведева нык йогынты ясаган. Ул Черемухово мәктәбенә юллама буенча килгән, 5 -7 сыйныфларда укыткан. Ул балаларны «сүз»не яратырга, аңа сакчыл карашта булырга өйрәткән. Өстәвенә, Татьяна Петровна сүзләренчә, укытучы үзе дә кызыклы һәм гаҗәеп шәхес булган. Боларның барысы да яшь кызга үзенең укытучысына охшарга һәм язмышын укытучылык белән бәйләргә этәргеч биргән.
- Без укытучы апабызны шулчаклы яратканбыз, ул 3 ел эшләп бездән киткәндә, хәтта сыйныф белән аңа бездән китмәвен сорап, «хат- петиция» дә яздык. Кар көртләре буйлап аның өенә кадәр килдек тә, хатны почта тартмасына салдык, - дип елмаеп искә ала укытучы үзенең мәктәп елларын.
«Унъеллык»тан соң нинди югары уку йортында белем алу мәсьәләсе шулай хәл ителгән. Татьяна Казан педагогия институтының филология факультетын тәмамлап, юллама буенча Чистай районының Кармалы авылына эшкә килгән. Беренче чирек беткәч, аның әтисе бик нык авырап китә. Әнисен ялгыз калдырмас өчен, ул үзен Черемухово урта мәктәбенә күчерүне сораган. Биредә бер елдан соң Александр Григорьевич Даниловка кияүгә чыккан, аның белән алар параллель сыйныфларда укыган булганнар.
Иң мөһиме - балалар белән аралаша белү
Татьяна Петровна туган мәктәбендә остазлары - Мария Григорьевна Отавина, Александр Кузьмич Белоглазов, Валентина Васильевна Сорокиналарның үзен ничек җылы каршы алуларын искә төшерә. Яшь укытучы өчен хезмәттәшләре тарафыннан җылы кабул итү һәм алга таба да ярдәм итүләре бик зур мәгънәгә ия.
Татьяна Петровнага өченче сыйныфны бирәләр. Ул үзенең кызыксынучан һәм эчкерсез беренче укучыларын зур җылылык һәм ярату белән искә ала.
- Башлангыч мәктәптә укыту методикасы минем өчен карурман кебек тоелды. Ләкин мин, акрынлап булса да, аны үзләштердем. Бигрәк тә хезмәт дәресләре истә калган: без чигү дә, бәйләү дә, ризык әзерләү осталыгына да өйрәндек. Үзем белгәннәрнең барысын да балаларга өйрәттем.
22 яшендә Татьяна Петровнаны сыйныфтан тыш эшчәнлек буенча оештыручы итеп билгелиләр, ул әлеге вазыйфада 28 ел хезмәт куйган, сыйныф җитәкчелеге буенча да эшне ташламаган.
Ул башка мәктәпләргә концертлар белән баруларын, кичке дискотекаларны, тематик кичәләрне, әдәби сәгатьләрне, кызу фикер алышулар белән уку секторларының утырышларын сокланып искә ала.
- Хәзер балалар белән мондый аралашу, совет мәктәбенә караганда, күпкә кимрәк. Аралашуны гаджетлар кысрыклап чыгара, - дип зарлана ул. - Әмма безнең мәктәптә яшь укытучылар мактауга лаек, бу яктан артык бирешмиләр.
Әдәбият дәресләре ниләргә өйрәтә
Энергияле, көчле ихтыярлы, холкы буенча экстраверт, көр тавышлы, үз эше белән бик мавыккан кеше - ул Татьяна Петровна.
Әдәбият дәресләре кешегә интеллектуаль һәм эмоциональ яктан үсеш бирә, аралашу нечкәлекләренә өйрәтә, мәдәнияткә, үз телеңә һәм милләтеңә мәхәббәт тәрбияли, ди ул.
- Әдәби әсәрләр төрле очракларда ничек итеп эш итәргә, яхшы дус булырга, яратырга, кешеләрене кайгыртырга, хәтта дөрес итеп хыялланырга да өйрәтә. Акыллы китаплар тормышны һәръяклап аңларга һәм ничек бар шулай кабул итәргә, һәр мизгелгә сөенергә һәм яшәр өчен көч табарга ярдәм итә! Ә дәрес - ул 45 минутлык вакыт эчендә игътибарны үзеңнең эчке дөньяңа юнәлтү мөмкинлеге.
Татьяна Петровна һәрвакыт үзенең укыту эшчәнлеген камилләштерергә омтылган. Аның сүзләренчә, Казандагы мәктәпләрдә ачык дәресләр, квалификация күтәрү курслары аңа күп нәрсә биргән. Барысын да сеңдереп барган укытучы яңа белемнәрне үз дәресләрендә дә кулланган.
Укытучы һәр җирдә дә укытучы булып кала
Татьяна Петровна мәктәптә 41 ел эшләгәнлектән, шаяртып кына үзен укытучы хезмәтенең «динозавры» дип атый.
Шул уңайдан ул бер кызыклы очракны искә төшерде. Күптән түгел буынга булган операция вакытында ул наркозда булган килеш хирургларга Омар Хәйям һәм Александр Блокның шигырьләрен сөйләгән. Соңыннан, әлбәттә, бу хакта аның үзенә дә әйткәннәр. Ә ул моңа әле дә гаҗәпләнә: «Омар Хәйямне мәктәптә үтмиләр, Блок иҗатын да бик яратмый идем бит?», ди. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, наркозда булганда да үзеңне дәрестәге укытучы итеп тою бик сирәк очрактыр.
Педагог эше һәрвакыт бик авыр һәм җаваплы саналган, ә хәзерге укытучылар хисап бирү белән артык мәшгуль, дип саный Татьяна Петровна.
- Быел Татарстанда 2000 укытучы җитешми. Шул исәптән эшләгән укытучыларга бик кыен, - дип борчыла ул. - Минем шактый гына укучыларым педвуз, хәтта филфак та тәмамладылар, әмма мәктәпкә эшкә урнашучылар аз, кем музейга, кем кая эшкә керә. Кызым Елена физмат тәмамлады, ләкин хезмәт күрсәтү өлкәсен сайлады - шәхси чәчтарашханә ачты. Мәктәпне күптән түгел генә бетерүчеләр арасында үз укытучысының эшен аның укучысы Ксения Ерофеева дәвам итә. Ул Мәскәү мәктәпләренең берсендә рус телен һәм әдәбиятын укыта.
Дус коллектив - уңышның 98 %ын тәшкил итә
Эшләгән елларында Татьяна Петровнаның бер генә икеле алган укучысы да булмаган. Аның укучыларының күбесе рус теле буенча БДИны 90 һәм аннан да күбрәк баллга тапшырган, һәрвакыт республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларында катнашканнар, призлы урыннар алганнар. Татьяна Петровна аларның һәм мәктәпнең уңышлары белән горурлана. Филологлар, математиклар һәм башка фәннәр буенча укытучылар методик проектлар булдырганнары өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
- Укыту буенча мәктәпнең бар уңышлары 98 процентка педагогик коллективның нинди булуына бәйле, - ди ул. - Ә безнең коллектив һәрчак бик дус булды һәм хәзер дә шундый. Барлык мәсьәләләрне без һәрвакыт бергә хәл иттек.
Татьяна Петровнаның үзендә дә республикадан, мәгариф бүлегеннән тапшырылган грамоталары байтак, «Мәгарифтәге уңышлары өчен» дигән күкрәк билгесе дә бар. Август аендагы укытучылар конференциясендә аңа күпьеллык намуслы хезмәте өчен РФ Мәгариф Министрлыгының Мактау грамотасын бүләк иткәннәр.
Пенсиядә дә эш байтак
Июльдә Татьяна Петровна улы Николайны СВОга озаткан. Ул элеккеге морпех, СВОга контракт буенча Түбән Камадан киткән. Хәзер Курск өлкәсендә, БТР йөртүчесе булып хезмәт итә. Улы белән ул һәрвакыт элемтәдә. Татьяна Петровна ике оныгына һәм килененә ярдәм итүне үзенең бурычы дип саный. Аның 3 яшьтән алып 9 яшькә кадәрге биш оныгы бар. Барысы да әбиләре янына кунакка килергә ярата. Ике йорт аша яшәүче 83 яшьлек каенанасын да кайгыртырга кирәк. Ире Александр Григорьевич 12 ел элек вафат булган. Татьяна Петровнаның хуҗалыгында тавыклар, куяннар, эте һәм мәчесе, яшелчә бакчасы да бар. Шулай булгач, ул пенсиядә дә эшләр табылмыйча тормас, дип саный. Хәзер ул яшелчәләрне кышкылыкка әзерләү белән мәшгуль. Аның өе төзек, зур, күп нәрсәләр улының куллары белән эшләнгән (янкорма, башка уңайлыклар). Үзләре Норильскида яшәсәләр дә, ире Юрий белән кызы Елена әниләре янәшәсендә зур йорт төзиләр. Төзелеш бригадасы белән җитәкчелек итү хәзер вакытлыча Татьяна Петровнага йөкләнгән.
Бәхетлеләр сәгатькә карамый
Татьяна Петровна үзенең мәктәптә эшләгән елларын искә алганда, үз эшен һәрчак яратып башкаруын әйтте.
- Быелгы язга кадәр мин мәктәптә 41 ел эшләгәнемне сизми дә идем. Үземне һәрвакыт мәктәпкә ике ай элек кенә килгән кебек тойдым. Минем эшләгән елларым бер гомер кебек түгел, ә бер бәхетле мизгел кебек үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев