Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әтием турында истәлекләр

    - 9 май бәйрәмендә парадларга һәм митингларга мин инде 26 ел йөрмим. Әлеге көннең икенче яртысында мин әтиемнең кабере янында утырам, аның иптәшләренең каберләрендә дә булам.

    Мемориаль тактага чәчәкләр куям һәм, мин бала чакта, Җиңү көнендә әтиемнең, орденнарын тагып, кулларымнан тотып, мине паркка, сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан иптәшләре белән очрашуга алып баруын искә төшерәм, - дип сөйли Яңа Чишмәдә яшәүче Анатолий Комаров.
    - Әлеге тантаналы минутларда марш атлап үтүче укучылар сугыш ветераннарына честь биргәндә, залплар һәм сугыш елларындагы җырлар яңгыраганда мин әтием белән горурлана идем, ә ул үзе кебек үк сугышчы - җиңүчеләр арасында тыйнак кына басып тора иде. Әтинең безгә, балаларга, сугыш турында сөйләгәнен хәтерләмим мин (сугыш дәһшәтләре турында сөйләп безне борчыйсы килмәгәндер), ул турыда алар дуслары белән генә сөйләшә иделәр. Әле дә хәтеремдә, миннән зуррак абый һәм апаларым белән без әтинең орден-медальләре белән уйный идек, аның сержант погоннарын үзебезнең күлмәккә куеп, солдат каешы белән эләктереп хәрби галифены киеп карый идек. Погоннарның берсе, әтидән сакланып калган кайбер әйберләр янында, чемоданда саклана. Һәм бу безнең гаиләнең истәлекле әйбере, без аларны безнең өчен истәлекле булган көннәрдә генә алып карыйбыз.
    Үзем олыгайгач кына әтиемнең, гаҗәеп тыйнак булуына да карамастан, герой кеше булганлыгын белдем.
    Комаров Иван Павлович 1919 елның 20 августында туган. 1939 елда армиягә чакырылган. Сугыш башлангач, 1941 елда ул 63 нче махсус бүлеккә сапер бүлеге командиры итеп билгеләнгән. Ленинградны азат итеп, аның отряды разведка белән шөгыльләнгән, әлеге операциядә ниләр булуын туганнары белми, әмма И.П. Комаров 1943 елның августында 3 дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән. 1944 елның гыйнварында аны 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләгәннәр. Иван Павлович, үзенең батальоны алдыннан катлаулы юллар үтеп, Берлинга чаклы барып җиткән. Өченче лаеклы бүләге үзен озак көттерми: 1945 елның 20 июлендә аңа тагын бер Ватан сугышы ордены тапшыралар. Һәм бусы да икенче дәрәҗәдәге.
    Алты ел хезмәт итү дәверендә ул бары бер генә тапкыр кыска гына вакытка (1943 елның 23 мартыннан 11 апрельгә кадәр) үз частен калдырган, яраланган булган. Аягындагы һәм битендәге күп санлы ярчык яралары төзәлгәч, ул кабат разведкада була. И.П. Комаров сугыштан 1946 елда әйләнеп кайткан.
    Яңа Чишмәдә ул 20 елдан артык НКВД-да, ОГПУ-да хезмәт иткән, милиционер булган. Аның кызы һәм өч улы туган. Улларының барысы да армиядә хезмәт иткән, ә Иван Павлович алар белән горурланган. Ул 1990 елда вафат була. Яңа Чишмә зиратында җирләнгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: