Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Түләү кемгә тиешле

Сорау: 80 яшенә җиткән һәм аннан өлкәнрәк хезмәткә яраксыз граҗданнарны караган өчен ай саен компенсация (1200 сум күләмендә) тиешме?

РПФ-ның Яңа Чишмә районы бүлеге начальнигы Ольга ПОПКОВА җавап бирә:
-РФ Президентының "Хезмәткә яраксыз гражданнарны караган өчен компенсация түләүләре турында"гы Указы (№1455, 26.12.2006) нигезендә 1 төркем инвалидларны, 18 яшькә җиткәнче инвалид балаларны, шулай ук дәвалау учреждениесе биргән бәяләмә буенча чит кеше каравына мохтаҗ булган өлкән кешеләрне яки 80 яшькә җиткән кешеләрне караган эшләмәүче хезмәткә яраклы кешеләргә ай саен компенсация түләү билгеләнгән. Бүгенгесе көнгә айлык компенсация күләме - 1200 сум.
Ул караучы кеше тиешле документлар һәм гариза белән аны билгеләтү өчен пенсия түләүче органга мөрәҗәгать иткән айда билгеләнә, тик күрсәтелгән түләүгә хокук бирелгән көннән башлап кына.
Компенсация түләүләрен билгеләү өчен кирәкле язулар:
а) гражданны караучы шәхеснең карый башлаган вакытын һәм яшәү урынын күрсәтеп язган гаризасы;
б) хезмәткә яраксыз гражданның үзен карыйсы кешегә ризалык бирүе турындагы гаризасы;
в) караучы кешенең шәхесен раслаучы документ һәм хезмәт кенәгәсе, шулай ук хезмәткә яраксыз гражданның хезмәт кенәгәсе;
г) пенсия иминият таныклыклары;
д) дәвалау учреждениесенең 80 яшькә җитмәгән өлкән кешеләрне карау ихтыяҗын раслаган бәяләмәсе;
е) караучы кешенең көндезге бүлектә укуын раслаган (уку вакытын күрсәтеп) белешмә.
Түбәндәге очракларда ай саен бирелә торган түләүләр туктатыла:
-хезмәткә яраксыз граждан яки караучы кеше үлгән очракта;
-гариза нигезендә карау туктатылган очракта;
-төренә яки күләменә бәйсез рәвештә караучы кешегә пенсия билгеләнгән очракта;
-караучы кешегә эшсезлек буенча пособие билгеләнгәндә;
-караучы кеше түләүле эштә эшләгән очракта.
Югарыда аталган шартлар турында 5 көн эчендә РПФ-ның Яңа Чишмә районындагы бүлегенә хәбәр итәргә кирәк. Шулай булмаганда, компенсация түләүләрен ирекле рәвештә яки суд аша кире кайтарырга туры киләчәк.
Сораулар туган очракта 2-20-43, 2-25-81 телефоннары аша шалтыратырга мөмкин. Кабул итүгә алдан язылырга кирәк. Тел.: 2-26-71, 2-25-81.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев