Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Торак төзү өчен субсидияне ничек алырга

Яңа Чишмә муниципаль районы Башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлегендә «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» Федераль программасы гамәлгә ашырыла.

Әлеге программа төрле юнәлешләрне үз эченә ала, катнашырга теләүчеләр иң күп булганнарның берсе - гражданнарның торак шартларын яхшырту юнәлеше. Югарыда күрсәтелгән программа торак сатып алу яки шәхси торак йорт төзү юлы белән торак шартларын яхшыртуны күздә тота. Әлеге программада катнашу өчен түбәндәге критерийларга туры килергә кирәк: 

-  Гаиләнең 1 әгъзасына туры килә торган торак мәйданы 18 кв. метрдан ким булырга тиеш;

- Гражданның счетында булган акча сатып алу/төзелешкә кирәкле норматив сумманың 30%лык күләменнән дә ким булмаска тиеш. Әгәр гражданин төзелешне башлаган икән, ким дигәндә, фундаменты әзер булырга тиеш, моны ул БТИдан алынган белешмә белән раслый.

- Иң мөһим критерий - гражданинның эш урыны. Ул агросәнәгать комплексы яки ветеринария, шулай ук социаль өлкә оешмаларында эшләргә тиеш. Әгәр дә программада катнашуга дәгъва кылучы берничә эштә эшләсә, югарыда күрсәтелгән оешмалар аның төп эш урыны булырга тиеш;

- Гариза биргән вакытта гражданинның әлеге оешмаларда эшләү вакыты 1 елдан да ким булмаска тиеш.

Әлеге программада катнашуга исәпкә кую өчен гражданин Яңа Чишмә муниципаль районы Башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлегенә моның өчен кирәкле документлар исемлеген тәгаенләштерү өчен мөрәҗәгать итә. Бары тик документларның тулы җыелмасын әзерләгәннән соң гына гражданин бүлеккә килеп, Министрлык тарафыннан дөрес дип расланган бланкка гариза яза һәм аны документлар пакеты белән бергә тапшыра. Гариза һәм документларны кабул иткәннән соң, белгеч ведомствоара запрослар ясау ярдәмендә оешмалардан өстәмә документлар җыя һәм бары тик шуннан соң гына иҗтимагый торак комиссиясе тарафыннан әлеге гражданинны исәпкә кую турындагы мәсьәлә карала. Комиссия гражданинның эш урынын һәм торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булуын җентекләп тикшерә.

Комиссия уңай карар кабул иткән очракта, әлеге гаилә белгечләр тарафыннан Яңа Чишмә районында чиратка куела. 1 ел узгач кына гаилә республика чиратына кертелә, бу - кеше үзенең эш урынын үзгәртмәячәгенә гарантия буларак эшләнә.

Субсидия алганнан соң, гражданин ел дәвамында әлеге акчаларны тулысынча үзләштерергә һәм бу хакта төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлегенә җентекле хисап бирергә тиеш, ә бүлек хезмәткәрләре, үз чиратларында, республика каршында хисап тотачак. Аннан соң гражданинга мошенниклык очракларын кисәтү максатларында йөкләнеш (обременение) билгеләнә һәм ул 5 ел үткәннән соң гына (граждан югарыда күрсәтелгән оешмаларда кимендә 5 ел эшләргә тиеш) 1 өлкә чикләрендә эш урынын үзгәртә ала. Өлкәдән өлкәгә күчү күздә тотылмый, гражданин бүлек белгечләреннән белешеп, тәгаенләштерелгән яңа документлар җыелмасын туплый һәм шуннан соң белгечләр субсидияләрне исәптән төшерүгә һәм йөкләнешне бетерүгә документлар әзерли.

Анастасия Козлова, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлегенең әйдәп баручы белгече

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев