Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төп бурыч – халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту

17 февральдә Яңа Чишмә муниципаль район Советының 22 нче утырышы булып узды, анда 2016 ел нәтиҗәләре тикшерелде, 2017 елга бурычлар билгеләнде. Доклад белән Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов чыкты.

Утырышта ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР-да кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин, ТР-да икътисад министры урынбасары Рөстәм Сибгатуллин һәм ТР-да Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйховлар катнашты.
Утырыш башланганчы җыелган халык безнең районда җитештерелгән продукциядән оештырылган күргәзмәне карады, спортта һәм мәдәният өлкәсендәге казанышлар белән танышты - районның социаль-икътисадый үсеше турында документаль фильм карады.
Совет утырышында Президент Аппаратының, Дәүләт Советының, Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре, министрлыклар һәм ведомстволардан, нефть компанияләреннән вәкилләр, район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары, прокурор урынбасары, ЭЭБ начальнигы, АҖ башлыклары, учреждениеләр һәм хуҗалыклар җитәкчеләре катнашты.
- 2016 елга йомгак ясап, бу ел нәтиҗәле булды, күп нәрсә эшли алдык дип әйтергә мөмкин, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Вячеслав Козлов.
- 2016 елда җитештерелгән тулаем территориаль продукт күләме (ВТП) 13,9 млрд сум тәшкил итте, бу 2015 ел дәрәҗәсеннән 6%ка күбрәк. ВТП-ны формалаштыруда район нефтьчеләре саллы өлеш керттеләр, аларның өлеше 69,5% тәшкил итә.
Тулаем продукция җитештерүдә авыл хуҗалыгының өлеше 21% тәшкил итә, докладның байтак өлеше дә авыл хуҗалыгында продукция җитештерүгә багышланды.
2017 ел башына мөгезле эре терлекләрнең баш саны узган елгы дәрәҗәдә булган, тик сөт җитештерү 2015 елга карата 98% кына тәшкил итә, ит тә 2015 елдагыдан азрак җитештерелгән. Терлекчелектә резервлар шактый һәм алар турыдан-туры малларны асрау һәм ашату технологиясе белән бәйле.
Үсемлекчелектә кайбер хуҗалыкларның күрсәткечләре әйбәтрәк тә була алыр иде. Уңыш алуда да чуарлык күзәтелә, минераль ашламалар аз кертелә. "Бу өлкәдә резервлар шактый, без әле җирдә тиешенчә эшләргә өйрәнмәдек", - дип ассызыклады доклад ясаучы. 2015 ел белән чагыштырганда хуҗалыкларның акчалата выручкасы 48%ка артса да (барлыгы 1,27 млрд.сум), авылда уртача хезмәт хакы әле югары түгел - 13,8 мең сумнан аз гына артыграк. Докладчы шулай ук гаилә фермаларының эшенә һәм ШЯХ-ны үстерүгә тәфсилле анализ ясады. Хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү күрсәткечләре буенча республика рейтингында безнең район 16нчы урынны били, димәк киләчәктә аларны үстерү өчен резервлар бар. ШЯХ һәм гаилә фермаларына ярдәм күрсәтү буенча берничә республика программасы эшләгәндә бигрәк тә, биредә бик күп субсидияләр бүлеп бирелә. Халык кеременең 7%-ын, ягъни 178,1 млн. сумлык шәхси хуҗалыкларда җитештереп саткан продукциядән алынган табыш тәшкил итә. Быел безнең бурыч - халыкның хезмәт активлыгын стимуллаштыру буенча эшне активлаштыру, сүлпәнрәкләрне һәм яшьләрне кызыксындыру.
Төзүчеләрнең эшенә анализ ясап, район башлыгы, безнең район республика программаларының күпчелегендә катнаша, ел буена 118 млн. сумнан артык акча үзләштерелде, дип билгеләп үтте. Төзелештә 300дән артык кеше мәшгуль, 10 предприятие эшли.
Районның икътисадый үсешен һәм социаль климатын яхшырту резервларының берсе булып кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү тора. Әлеге өлкәдә 423 ШЭ һәм кече предприятиеләр хезмәт куя, эшләүчеләр саны - 927 кеше.
ВТП дагы кече бизнес өлеше ел нәтиҗәләре буенча 14,5% (2 млрд. сумнан артык) һәм киләчәктә дә үсеш алыр өчен резервлар бар.
Докладчы шулай ук мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, спорт учреждениеләре, хокук саклау органнарының эшенә тәфсилле анализ ясады һәм агымдагы елга бурычлар билгеләде. Алар арасында иң мөһиме - халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту.
Доклад турында фикер алышуда Архангел АҖ башлыгы Нина Сердюк, "Сөт иле" "Яңа Чишмә" ҖЧҖ филиалы җитәкчесе Наил Сабиров һәм ТР икътисад министры урынбасары Рөстәм Сибгатуллиннар катнашты.
Үз чыгышында Юрий Камалтынов, Яңа Чишмә районының күрсәткечләре начар түгел, республика рейтингында 47 район арасында ул 7 нче урынны били, дип билгеләп үтте. Шул ук вакытта, әгәр дә шартлы рәвештә нефтьчеләрне районнан аерып алсак, калган өлкәләрдә исә шактый гына үсеш алган урыннар бар. Икътисадый механизмнарны камилләштерү юлы белән халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшыртырга мөмкин, ягъни хезмәт хакын арттыру, яңа эш урыннары булдыру һ.б.
- Менә мин Казанда сезнең бер эшмәкәрнең каймагын сатып алам, ул тәмле һәм яхшы сыйфатлы, - дип билгеләп үтте ул.
- Бүген күргәзмәне карап йөргәндә карап торышка тәмле һәм сыйфатлы булган байтак кына продуктларыгызны күрдем. Ни өчен шушы продукцияне җитештерүче эшмәкәрләргә Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама базарларына чыкмаска соң? Булдыклы кешеләрнең барысына да бизнеста үз куышын табарга, бүгенге көндә сорау зур булган нәрсәләрне җитештереп сатарга кирәк.
Үзенең чыгышы азагында Юрий Камалтынов 2016 елда уңышлы эшләүләре өчен яңачишмәлеләргә рәхмәт белдерде, район башлыгы бик тә җаваплы һәм район өчен җан атып торучы җитәкче, аның яхшы командасы бар һәм район шунда яшәүче халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту буенча тагы да әһәмиятле бурычларны хәл итә ала, диде.
Утырыш азагында Юрий Камалтынов, Сәрия Сабурская һәм Вячеслав Козлов байтак яңачишмәлеләргә дәүләт бүләкләре тапшырдылар. Орлыкчылык инспекциясе начальнигы Рәфис Зиниятуллинга һәм "Кулон" а/ф-ның Черемухово бүлекчәсе начальнигы Александр Килеевка "ТР авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде; слесарь -газчы, Чабаксар АҖ-нең элеккеге башлыгы Николай Парамоновка, "Татэнергосбыт"ның Яңа Чишмә участогы җитәкчесе Михаил Шешолинга, Буревестник АҖ башлыгы Иван Улитинга, Яңа Чишмә АҖ Советы депутаты Любовь Гульковага ТР Дәүләт Советы һәм Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатлары тапшырылды; район башлыгы Вячеслав Козлов, РҮХ һәм ЭЭБ коллективлары ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу буенча республика фондының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр; Зирекле музее директоры Мидхәт Газыймовка ТР Ветераннар Советы рәисенең Мактау грамотасы тапшырылды; яңа елда иң яхшы бизәлешкә республика конкурсында 3 урын өчен безнең район ТР Иҗтимагый палатасы Дипломы белән бүләкләнде - Диплом район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсаховка тапшырылды, шулай ук авыл җирлекләрендә яңа елда иң яхшы бизәлешкә республика конкурсында 3 урын өчен Зирекле АҖ башлыгы Җәлил Гайфетдинов та ТР Иҗтимагый палатасы Дипломына ия булды; Акбүре, Акъяр һәм Яңа Чишмә АҖ бухгалтерлары Гөлчәчәк Җәләлетдинова, Ризифә Шәйхетдинова һәм Җәмилә Шаяхмәтова, шулай ук Чертуш АМЙ мөдире Гөлшат Җиһангирова һәм РҮХ нең элекке баш табибы Ришат Билаловларга район башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.
Вячеслав Козлов шулай ук Петропавел АҖ башлыгы урынында намуслы хезмәте өчен Светлана Дворецкаяга рәхмәт белдереп, яшьләр бүлеге начальнигы Ольга Лаврентьеваны туган көне белән котлап, аларга чәчәк бәйләмнәре тапшырды (аларның фотоларын безнең сайтта - novoshishminsk.ru - карагыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев