Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Төп приз Чуаш Чабаксарына китте

    30 апрельдә почта элемтәсенең Яңа Чишмә бүлекчәсендә 2019 елның икенче яртыеллыгына (тулысынча) подписка рәсмиләштергән газетабызның иң актив һәм тугрылыклы укучылары арасында призлар уйнатылды.


    Призлар арасында хуҗалыкта кирәк булган әйберләр: савыт-саба, кухня, бакча һәм төзелеш инвентаре, электр көнкүреш товарлары барлыгы 15 әйбер. Төп приз – электр ит тарткычы. Барлык бүләкләр дә район эшмәкәрләре акчасына сатып алынган.
    Беренче призны Яңа Чишмәдән Тәнзилә Җамалетдинова отты. Черемухово бистәсеннән Иван Труновка, Светлана Насейкина һәм Татьяна Абрамова, Тубылгы Таудан Г. Нәсыйбуллина, Яңа Иванаеводан Любовь Морева һәм Николай Киселев, Красный Октябрь поселогыннан Елена Темникова һәм район үзәгеннән Сергей Бутин, Николай Селиверстов, Ольга Засадихина, Ольга Соловьева, Людмила Лазарева, Владимир Пузиковларга да бәхет елмайды. Төп приз Чуаш Чабаксарыннан Любовь Гусляровага эләкте. 
    Хөрмәтле абунәчеләр, кем приз уйнатуда булмаган һәм откан призларын кулга төшерә алмаучылар редакциягә килеп, бүләкләрен алуларын сорыйбыз.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: