ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан шәхси хуҗалыктан составында спирт булган сыеклык сату факты ачыкланган
Яңа Чишмә районы буенча контроль тикшерүләр барышында легаль булмаган әйләнештән 0,5 л алкоголь алынган.
Агымдагы елның гыйнвар-август айларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең ТО белгечләре тарафыннан ЭЭБ хезмәткәрләре белән берлектә Яңа Чишмә районында алкоголь һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау чаралары барышында шәхси йорттан спиртлы сыеклык сату факты ачыкланган.
Легаль булмаган әйләнештән 0,5 л спиртлы продукция алынган.
2022 елның 10 мартында кабул ителгән «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында»гы 336 номерлы РФ Хөкүмәте Карары нигезендә түбәндәге профилактик чаралар: 3 профилактик визит, хуҗалык итүче субъетлар өчен 3 консультация булып үткән, мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 28 кисәтү игълан ителгән.
«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендәге законнарны бозу турында 1 мөрәҗәгать кергән. Мәгълүмат расланмаган.
Этил спирты, алкоголь продукциясе җитештерү, әйләнеше һәм сыйфаты буенча дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясе.
Чистай территориаль органы
8-(84342)-5-49-85
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев