Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Тәртип бозулар ачыкланган

    Урып-җыю эшләрен үткәрү чорында производстводагы эшләр куркынычсызлыгы, хезмәт шартлары һәм хезмәтне саклау таләпләрен үтәү буенча айлык кысаларында "Сөт иле" "Яңа Чишмә" ҖЧҖ филиалы бүлекчәләрендә тикшерү булып үтте.

    Район башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Луиза Исхакова безгә хәбәр иткәнчә, тикшерү нәтиҗәсендә янгын куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау буенча байтак тәртип бозулар ачыкланган: ут сүндергечләр төзек хәлдә түгел, эшчеләрнең махсус өс һәм аяк киемнәре юк, ә аптечкалар комплектланмаган.
    Тикшерү үткәргән координацион совет әгъзалары булган тәртип бозуларны бетерү турында "Сөт иле" "Яңа Чишмә" ҖЧҖ җитәкчелеге исеменә күрсәтмә биргәннәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: