Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тубылгы Тауда Җиңү бәйрәменә багышланган митинг-концерт үткән

«Бүген, 9 май көнне, Тубылгы Тау АҖдә Җиңү бәйрәменә багышланган митинг-концерт үтте»,- дип хәбәр итте редакциягә Тубылгы Тау АМЙ мөдире Айгөл Вафина.

Чарада Яңа Чишмә муниципаль район башкарма комитеты  урынбасары Луиза Исхакова, «Агро – Основа» ҖЧҖ  вәкиле Раил Фатхетдинов, авылда яшәүче сугыш ветераны һәм тыл хезмәтчәннәре, мәдәният йорты, мәктәп хезмәткәрләре, мәктәп укучылары катнашкан.

«Илебез күгендә тынычлык урнашуына быел 76 ел тулды. Бүгенге көндә Тубылгы Тау  авылы җирлегендә 1 Бөек Ватан сугышы ветераны, 11  тыл хезмәтчәне яши. Җиңү бәйрәменә багышланган  тантаналы митинг  авылның уртасында урнашкан һәйкәлгә чәчәкләр кую белән тәмамланды. Без, 9 Майның бөек Хәтер көне булуын онытмаска, фронтның алгы сызыгында фашистларга каршы аяусыз көрәшкән солдатларга, тылдан торып арык җилкәләрендә барлык авырлыкларны, кайгыларны күтәргән тыл ветераннарына бүгенге имин, тыныч тормышыбыз өчен ихлас һәм чиксез рәхмәтле булып, алларында баш иябез! »,- дип бигеләп үтте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X