Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Валентина Семеняк:“Без якташларыбызның батырлыгына ышанабыз“

28 июльдә Севастопольдә Хәрби диңгез флоты көнен бәйрәм итүдә катнашкан район делегациясе өйгә кайтты. Без делегация җитәкчесе Валентина Семеняк белән очрашып, ерак сәфәрдә алган тәэсирләре белән уртаклашуын үтендек.

-Без 23 июльдә Севастопольгә барып төштек, кичке сәгать 9 да матрос якташларыбыз (әти-әниләр уллары белән) причалда очраштык. Очрашу кочаклашу, сөенеч яшьләре белән бик тәэсирле булды. Корабльдә 14 яңачишмәле егет хезмәт итә, икесе срогын тутырып хезмәттә калган. Безнең белән бергә барган Горшково авылыннан Анатолий Лукояновны хөрмәтләп каршы алып, кирәкле җиренә илтеп куюларын әйтми калып булмый - ул Бөек Ватан сугышы елларында Керчь янында һәлак булган әтисенең каберен зыярәт кылырга барган иде. Икенче көнне безне команда белән бергә "Сәмум" кораблендә диңгезгә чыгарга чакырдылар. Бу чара безнең өчен гадәти булмаганга нык истә калды. Кабат ярга кайткач, корабль командиры ата- аналарга улларын бер төнгә үзләре белән кунак йортына алырга рөхсәт бирде. Ә 25 июльдә без корабль командасы өчен үзебез бәйрәм оештырдык: зур булмаган концерт күрсәттек, бүләкләр - микродулкынлы мичләр һәм чәч машинкалары (химаяче Әлфия Закирова), районнан ике телевизор һәм душ кабиналарын ремонтлауга акча тапшырдык, ә әти- әниләр командага өстәл (сый-нигъмәт) хәзерләде.
Хәрби диңгез флоты көнен бәйрәм итү чарасы югары дәрәҗәдә үтте. Парадта Кара диңгез корабльләре генә түгел, авиация (самолетлар, вертолетлар) дә катнашты. Парадтан соң "Сәмум" кораблендә Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Равил Моратов, Мәскәүдә ТР-ның вәкаләтле вәкиле - эшләр белән идарә итүче Рөстәм Әмирханов булып, команданы тәбрикләделәр. Бәйрәм уңаеннан алар корабльдәге безнең 6 матроска, шулай ук командирлар Александр Толмачев белән Олег Сардинга кул сәгатьләре тапшырдылар.
Әсгат Сәфәров "Сәмум" корабле белән Яңа Чишмә районының шефлык эшенә югары бәя бирде һәм район башлыгы Вячеслав Козловка рәхмәт белдерде. Аннан без бергәләшеп фотога төштек.
Бу көнне безнең артистлардан башка корабльләр командасы алдында да чыгыш ясауларын үтенделәр, безнекеләр исә рәхәтләнеп шушы үтенечне үтәделәр. Ә аннан камбузда без бәйрәм өстәлләре хәзерләдек, төп сый- зур гына өч чәк-чәк булды.
Әлбәттә, Украинадагы киеренке хәлләр безнең кәефләргә дә йогынты ясамый кала алмады (без нык кызганабыз), шулай да диңгез флотының көч-куәтен күреп, өйгә Рәсәйнең һәм Украинаның киләчәге имин буласына зур ышаныч белән кайттык.
Әңгәмәне Лариса
ФЕДОРОВА язып алды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев