Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа Чишмә авылындагы соңгы фронтовик

    Ел ярымнан без истәлекле вакыйга - Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулуны билгеләп үтәбез.

    Бүгенгесе көндә сугыш ветераннары ничек яши, аларны кайгыртучы, игътибарга алучы, ветераннарның проблемалары бармы - шул хакта газетабызда язмалар урын алачак. Хәзер районда нибары 28 фронтовик исән, 5 мең кеше яшәгән район үзәгендә бер ветеран калган. Бу - Виктор Феофанович Бочаров, иртәгә аңа 87 яшь тула.
    Бу ачык, җиңел аралашучан бабайны еш кына кибеттә, почтада яки урамда һава сулап йөргәндә очратырга мөмкин. Яңа Чишмә авылында яшәүче соңгы ветеранның исән-сау булып, үз аягында йөрүе, көр күңелле булуы сөендерә, билгеле. Хәер, Виктор Феофанович 1994 елдан бирле Чернышевский урамындагы өч катлы йорттагы фатирда үзе генә яши, тик аның янында гел кеше була. Сишәмбе һәм җомга көннәрендә участок шәфкать туташы хәлен белергә килсә, чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә өйгә килеп хезмәт күрсәтүче социаль хезмәткәр идәннәрен, савыт-сабасын юып китә, бертуганының улы Александр көнаралаш килеп йөри. Кайчагында бабай кибеткә үзе бара, Александр да аңа һәрдаим тазә ризыклар сатып ала, ул аны тулысынча опекага алган. Узган ел Бөек Җиңү бәйрәменә агасын яңа костюм алырга күндергән. Хәзер фронтта алган күп санлы орденнары һәм медальләре, юбилей медальләре яңа кара пиджак түшендә җемелдәшәләр. Танкларга каршы артиллерия полкының элеккеге рядовое 1943 елны Көнчыгыш Пруссиядә сугышка керә, Польшаны азат итүдә катнаша, сугышны Берлинда тәмамлый. Йөк машинасында шофер булып хезмәт итә, пушкалар, снарядлар ташый, белемле булуы һәм матур язуы белән ул полкта писер дә була.
    Әлбәттә, картлык, авырулар үзенекен итә. Тыны кысылганда, буыннары сызлаганда ул 2-3 ай саен Яңа Чишмә РҮХ-дә дәваланып чыга. Сугыш ветераны буларак, аны аерым палатага урнаштыралар, дарулар, "Ашыгыч ярдәм" чакырту өчен телефон бирәләр. Ә менә кан басымы аның гел нормада, шәфкать туташы Миләүшә дә моңа гаҗәпләнеп:
    Виктор Феофанович, Сезгә Юрий Гагарин кебек космоска очарга мөмкин, - дип шаярта.
    Өч ел элек ветеран бушлай юллама белән Яр Чаллыдагы Тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлеген ныгыткан. - Тагын барасыгыз килмиме? - дигән сорауга: - Кая инде ул, хәзер минем юлламам - мендәр, - дип шаярта ветеран.
    - Әле ул бик җитез, ашарга да үзе пешерә, аның пилмәнне тиз-тиз итеп ясавын күрсәгез, - дип сөйли хәл белеп чыгарга кергән Александр. - Күршеләре белән бик тату яши, подъезддагы эскәмиядә яшьләр белән сөйләшеп утырырга да бик ярата. Телевизордан күрсәткән яңалыкларны да калдырмый карап бара.
    Шулай да аның проблемасы да юк түгел, ветеран уйлаганча - бик зур. Эш менә нидә, аның бер бүлмәле фатирында инде менә 15 ел, тормыш иптәше үлгәннән бирле, ремонт ясалганы юк икән. Ә хәзер балкон рамнары, тәрәзәләре тузып беткән, ишекләре иске, стенадагы төсе уңган обойларны да, су үткән түшәмне дә яңартырга кирәк. Ул барлык ветераннарга да яңа өйләр төзеделәр, фатирлар бирделәр ди, ә үзенә тиеш булган ташламага гади генә ремонт та ясата алмавына бик борчыла. Виктор Феофанович җирле хакимияткә берничә тапкыр мөрәҗәгать итеп караган, әмма аның гаризасы һаман да хәл ителмәгән килеш ята бирә икән. Гомумән алганда ул бик зарланмый - фатирында җылы, кайнар суы бар, пенсиясе дә аз түгел, шулай да картлыгында уңайлыклар күбрәк булса, начар булмас иде, ди.
    - Хәзер әкренләп бабайның туган көнен уздырырга җыенабыз. Аласы азык-төлек исемлеген ул миңа төзеп бирде инде, таныш балыкчысына Шушма елгасыннан балык тотып алып кайтырга да заказ биргән, ә фронттагы 100 гр турында әйтеп торасы да юк. Ноябрь ае безнең гаилә өчен тоташ бәйрәмнәрдән генә тора. 1 ноябрьдә тормыш иптәшемнең туган көне, 6сы - кызымныкы, 9ы - "крестныйныкы" (Виктор Феофанович), 27 се - үземнеке. Аның юбилеена гадәттә барлык бертуганының уллары да килә, без бишәү, - дип сөйли Александр. - Мин үзем бик һәвәс балыкчы идем, балыкны да бик яратам, бигрәк тә үзебезнең Шушма елгасыннан тотканын, ул иң тәмлесе. Кайчандыр эре чуртан, судак балыгы да тоткан булды. Ходай насыйп итсә, 90 яшьлек юбилеемны да күрермен әле дип хыялланам, ул Җиңүнең 70 еллыгыннан соң бер ел узгач булачак, - ди фронтовик. Шулай булсын, яшәсен ветеран, безгә Ходайның амин дигән чагына туры килсен, диясе генә кала. Яңа Чишмәдә ул дәһшәтле сугышның соңгы шаһиты булып тора. Әгәр ул да мәңгелеккә күчсә, димәк аның белән авылыбызның тулы бер чоры да күчәчәк дигән сүз.
    Ольга ИВАНОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: