Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә ПДНда 9 яшүсмер профилактик исәптә тора

Балигъ булмаганнар тарафыннан җинаять кылуларның төп сәбәпләреннән берсе-гаиләдәге торышның имин булмавы.

"2020 елның 1 гыйнварына балигъ булмаган 8 бала профилактик исәптә тора, ярты ел эчендә икесен исәптән төшердек, ә өч бала исәпкә куелды. Шулай итеп, бүгенге көндә ПДНда 9 яшүсмер исәптә тора.

Гаиләләр буенча күчмә комиссияләр, профилактиканың барлык субъектлары белән берлектә утырышлар үткәрү, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия әгъзаларының башка чаралары балигъ булмаганнарны җинаятькә этәрүнең төп сәбәбе-гаиләдә имин булмаган хәл икәнлеген күрсәтте". Бу хакта атна саен үтә торган планеркада КДН секретаре Ангелина Суворова сөйләде.

Ул шулай ук бүгенге көндә 2 гаилә социаль куркыныч хәлдә булуын, аларда 8 балигъ булмаган бала тәрбияләнүен дә хәбәр итте.

Ата-ана бурычын тиешенчә үтәмәү очракларын кисәтү, балигъ булмаганнар белән рәхимсез мөгамәләдә булу фактларын ачыклау һәм булдырмау, караучысызлыкны кисәтү буенча профилактик эш алып бару максатыннан комиссия тарафыннан ведомствоара рейдлар оештырыла. Балаларның яшәү шартлары тикшерелә, ата-аналар белән профилактик әңгәмәләр үткәрелә. Шулай ук эчке эшләр органнарында исәптә торучы балигъ булмаганнарның (алар тарафыннан билгеләнгән чикләүләрне үтәүләрен тикшерү максатыннан) яшәү урыннары буенча да тикшерү үткәрелгән.

Билгеләп үтелгәнчә, җәйге каникул вакытында балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген, хокук бозуларын кисәтү максатыннан, риск зонасында булган балаларны «Факел» сәламәтләндерү лагерена чакыралар.

Беренче смена 3 июльдән 23 июльгә кадәр узды: барлыгы 46 бала ял итте, алар арасында бишесе - опекун һәм тәрбиягә бала алган гаиләләрдән, дүртесе – СОП та һәм берсе ПДНда исәптә торучы балалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев