Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа Чишмә пенсионерлары ГТО нормаларын тапшырды

    «Өченче яшь» кешеләре хезмәткә һәм оборонага әзер булуларын исбатлады.

    ГТО заманча комплексы - ул ил халкын физик тәрбияләүнең программалы һәм норматив нигезе,
    ул массакүләм спортны үстерүгә һәм милләтне савыктыруга юнәлдерелгән, - ди спорт мәктәбе
    директоры Ольга Роменская.
    «Олимп» спорт мәктәбенең тест үзәгенә иң тәҗрибәле, спортны (физкультураны) сөючеләр
    җыелган. Алар өчен төп нормативлар – катнаш хәрәкәтләр, скандинавча йөреш, сыгылмалы
    күнегүләр.
    Чыннанда, пенсия яшенә җиткәч, сәламәтлек турында уйланасың. Яңа Чишмә районы
    пенсионерлары хезмәткә һәм оборонага әзер булуларын исбатладылар.
    Һәр кеше, ничә яшьтә булуына карамастан, үз көчен сынап карый һәм яңа үрләрне яулый ала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: