Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районы һәм республика колхоз хәрәкәте тарихыннан

1933 елда колхозлар ТАССРның авыл хуҗалыгы тармагында әйдәп баручы урынны ала.

Акбүре авылының Буыннар мирасы музее мөдире Вәсил Вәлиуллин редакциягә безнең якның колхоз хәрәкәте тарихы буенча кызыклы тарихи фактлар җибәрде.

«30нчы елларда район колхозларында тәгәрмәчле тракторлар һәм йөк автомобильләре барлыкка килә. Машина-трактор станцияләре (МТС) төзелә башлый. Шуларның берсе Черемухово Бистәсендә ачыла. Анда көн-төн ремонт эшләре кайный. 30 нчы еллар азагына Тат. Волчьядан (хәзер Акбүре) балта осталары бригадасы техниканы саклау өчен ангар корган.

Сугышка кадәр Черемухово МТС тракторлары «Шахтер» колхозы (Тат. Волчья авылы) кырларын эшкәрткәннәр. Бөек Ватан сугышы башлану белән трактор штурвалы артына кызлар утыра. Кышын алар ремонт белән шөгыльләнсә, ә чәчү эшләре башлану белән кырда эшлиләр. Акбүрелеләр тарихтан бер фактны хәтерли. Ничектер тракторларны ремонтлагач, транспорт колоннасы туры юлдан Тат.Волчья авылына юл ала.  Тик техниканы бер айдан соң гына алып кайталар, чөнки юлны еш кына кар күмә. Кызларның кайберсе агач көрәкләр белән юлны чистарта, икенчеләре кыр шартларында тракторларны кабыза. Авыллар арасы - 12 км.

2 нче бишьеллык (1933-1937) башлану белән ТАССР колхоз кырларының уңдырышлылыгы арта. Совет хөкүмәте хезмәт алдынгылары съездын оештырып, авылда яңа тормыш төзүчеләренең тырыш хезмәтен билгеләп үтәргә - бүләкләргә карар кыла. 1933 елның 15 маенда Казанда колхозчылар – хезмәт алдынгыларының I Бөтентатар съезды уза. Һәр колхоздан Казанга актив алдынгылар чакырыла. Атна дәвамында авыл делегатлары уңайлы кунакханә номерларында яши. Көн саен алар өчен мәдәни программа оештырыла. Архивта колхозчы хезмәт ударникларының көндәлек менюсы турында мәгълүмат булган документлар сакланган. Съезд эшендә «Бөтенсоюз староста» - Михаил Иванович Калинин катнаша. Ул съезд делегатлары алдында чыгыш ясап, «республика хезмәтчәннәренең колхоз төзелешендә ирешкән уңышлары - бөтен совет халкының уңышы», дип билгеләп үтә.

Танылган татар телетапшыруларын алып баручы һәм туган якны өйрәнүче, якташыбыз Илдар Кыямов безгә мөһим мәгълүматлар тапшырды. Мәсәлән, безнең авылдан (Акбүре) Яһудин Минабетдин Гыймалетдин улы «Татарстанның социалистик басулары ударниклары» Бөтентатар съезды делегаты була. Ул крестьян гаиләсендә үсә, патша армиясендә, ә аннары 1918-1922 елларда РККда хезмәт итә. 1930 елда партиягә керә. Озак еллар Тат.Волчья авыл советы рәисе булып эшли. Финанс планын үтәү буенча «ударниклык» өчен премия һәм Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Сөлчәбаштан (Карл Маркс исемендәге колхоз) съезд делегаты тырмалаучы Хатирә Сөләйманова була, ул да шулай ук партия әгъзасы.

1933 елның көзендә Татарстан югары - рекордлы уңыш җыеп ала. 1933 елның сентябрендә II Бөтентатар ударниклар съезды була. Делегатларны сәламләү өчен Казанга революцион хәрәкәттә катнашучы, совет партия һәм дәүләт эшлеклесе, В.И. Ленинның кече кыз туганы - Мария Ильинична Ульянова килә. 1934 елның 3 гыйнварында урып-җыю кампаниясе өчен Татарстан АССР статусы буенча СССРда иң югары орден – Ленин ордены белән бүләкләнә.

Ул елларда урып-җыю эшләре дәүләт аппаратының ныклы контроле астында уза. Урак өстен һәрвакыт Эчке эшләр органнары контрольдә тота (ОГПУ – 1923 елдан 1934 елга кадәр). Күптән түгел минем тарафтан табылган тарихи документ моны раслый.

«Татарстан АССР буенча ОГПУ ППның (Гарин) 1933 елның 20 июленә мәгълүматлар буенча игеннәрне урып-җыю һәм икмәк әзерләү барышы турында ОГПУ СПО начальнигы урынбасары Люшковка хәбәре» (сер итеп тотыла).

Кайбер колхозларда, совхозларда һәм МТСларда урып-җыю эшләренең уңышлы барышы авыл хуҗалыгы коралларының һәм инвентарьларының әзерлексез булуына, ремонтның түбән сыйфатына, планлаштырудагы кимчелекләргә, ягулык-майлау материалларының җитмәвенә бәйләнгән.

...Яңа Чишмә районының «Моссовет» колхозында (Яңа Чишмә авылы) ремонтланган 16 ургычның 5есе (бөртекле культураларны урып-җыю өчен атка тагып кулланыла торган уру машинасы) эшкә яраксыз. «Красный Октябрь» совхозында 56 тракторның 3се ремонтланган, өч көнгә бензин запасы бар.

Кайбер районнарда аерым хуҗалыкчылар, чәчүлекләрне җәмәгатьләштерүгә каршы торып, үч алу белән куркытып, колхозларга бүлеп бирелгән мәйданнарны рөхсәтсез җыеп алалар, ... фактлар Апас, Кайбыч, Яңа Чишмә һ.б. районнарда билгеләп үтелгән.

Биләр, Яңа Чишмә, Аксубай, Беренче Май һәм Балык Бистәсе районнары руханилары белән элемтә урнаштыручы һәм колхозларда азык кытлыгы турында имеш-мимешләр таратучы рус һәм мөселман руханиларын активлаштыру да игътибарга лаек».

1933 елда колхозлар авыл хуҗалыгы тармагында әйдәп баручы урынны ала. Сөрүлек җирләренең 77,5% ы, терлекләрнең яртысыннан артыгы алар карамагында була. Колхозларда һәм совхозларда барлык тулай продуктның 70% тан артыграгы һәм Татарстан игенчелегенең 80% ка якын товар продукциясе җитештерелә. Җитештерү процессларын механикалаштыру дәрәҗәсе - 15%». 1937 елга ТАССРда 4 мең колхоз, 50дән артык совхоз, 100гә якын МТС исәпләнә».

Колмакчы авыл советы (Яңа Чишмә районы, ТАССР) “Интернационал” колхозының гомуми күренеше, 1933 ел. Фото Лениногорск шәһәренең Крайны өйрәнү музее фондыннан

Социалистик кырлар алдынгыларының I Бөтентатар съезды мандаты. Фото ТР Дәүләт архивы фондыннан

Яһудин М.Г. (1888-1948). Фото Акбүре авылы Буыннар мирасы музее архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев