Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районы ЮХИДИ инспекторлары «тонировкадан» файдаланырга яратучыларны тикшерәчәк

Бүген, 11 августта район территориясендә автомобильләрнең пыялаларын тонировкалау кагыйдәләрен бозуга юл куймауга юнәлдерелгән ЮХИДИ рейды узачак.

Планлаштырылган контроль-профилактик чаралар турында безгә районның ЮХИДИ бүлегендә сөйләделәр.

- Машина йөртүчеләрнең тонировка кагыйдәләрен бозуларын булдырмауга юнәлтелгән чаралар артык караңгыланган пыялалар белән бәйле юл- транспорт һәлакәтләрен булдырмау максатыннан үткәрелә, - ди Яңа Чишмә ЮХИДИ начальнигы Евгений Михайлов. – Артык «тонировкалау» машина йөртүченең реакциясен киметә, бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында. Ә бу юл-транспорт һәлакәтләренә, фаҗигаләргә китерергә мөмкин.

«Тәгәрмәчле транспорт чаралары иминлеге турында» Таможня берлегенең Техник регламентына 8 нче кушымтаның 4.3 пункты нигезендә транспорт чарасының җилдән саклый торган һәм алгы ян тәрәзәләрдә (пыяла) ут үткәрү 70% тан да ким булмаска тиеш. Әгәр бу норматив үтәлмәсә, транспорт чарасынннан файдалану тыела.

- Инспекторлар тарафыннан тонировка кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланган очракта, кагыйдә бозучыга административ беркетмә төзеләчәк. Беренче шундый кагыйдәне бозган өчен 500 сум штраф каралган, ә машина йөртүче кабат бу кагыйдәне бозган яки тонировканы салдырудан баш тарткан очракта, штраф күләме 1 мең сумга кадәр артачак. РФ КоАПның 19.3 ст. нигезендә («Полиция хезмәткәренең законлы таләбенә буйсынмау») машина йөртүче хәтта 15 тәүлеккә кадәр кулга алынырга мөмкин, - дип искәртте Евгений Михайлов.

Татарстан Республикасында ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматлары буенча агымдагы елның 7 аенда республикада шундый 20 меңнән артык машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев