Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа Чишмә районында балалы гаиләләр 5 әр мең сум акча алалар

    Яңа Чишмә районында 3 яшькә кадәрге балалар өчен ай саен 5 мең сум акча түләү дәвам итә.

    РФ Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, мондый айлык түләүләр өч ай дәвамында – апрель, май һәм июнь айларында түләнәчәк.

    РПФ бүлеге начальнигы Лилия Хираҗева хәбәр иткәнчә, безнең районда мондый түләүләрне 3 яшькә кадәрге 392 бала ала. Апрель-май айларында бу максатларга 1 млн. сумнан артык акча түләнгән.

    Газета укучыларыбызның сораулары булса, кирәкле консультацияне Пенсия фонды бүлегендә алырга мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: