Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа Чишмәдә «Бала – төп пассажир» акциясе узды

    6 май көнне Яңа Чишмәдә ЭЭМ бүлегенең Яңа Чишмә ЮХИДИ бүлеге һәм «юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ ТУ (Нурлат шәһәре) профилактикасы буенча Чирмешән бүлекчәләре тарафыннан оештырылган «Бала-төп пассажир» акциясе булып узды.


    Әлеге акциянең максаты-ата-аналарның, җәмәгатьчелекнең игътибарын балалар юл-транспорт травматизмы проблемасына җәлеп итү, балаларны автомобильдә йөртү вакытында иминлек каешлары һәм балалар өчен махсус утыргычлар куллану кирәклегенә юнәлтү иде.
    Акция барышында районның ЮХИДИ начальнигы Евгений Михайлов Черемухово Бистәсеннән Прытковлар гаиләсенә балаларны махсус утырту җайланмасы тапшырган, балигъ булмаган балаларны фәкать автокреслода һәм куркынычсызлык каешларын файдаланып кына йөртү кирәклеген аңлаткан.
    Балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча китаплар һәм яктылыкны кире кайтаручы элементлар бүләк ителгән. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча инспектор Айрат Сатдаров шоферларга - акциядә катнашучыларга  «Шоферлар өчен белешмәлек» буклетларын тапшырган.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: