Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яңа Чишмәдә призывник көне

    22 апрельдә район армиягә чакырылучы 30 егет өчен "Россия патриотлары үстерәбез" акциясе кысаларында күп төрле чаралар белән зур күләмле тантаналы озату оештырды.

    Быел аларда Казаннан чакырылган кунаклар: ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Мәрхәмәт-Милосердие" дип аталган хатын-кыз депутатлар берлеге җитәкчесе Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советы депутаты Мөхәммәтвәли Хөснетдинов, ТР ветераннар һәм пенсионерлар Советы рәисе Хәбир Иштиряков, Иҗтимагый палата рәисе урынбасары, "Үлемсез Россия" патриотик хәрәкәтенең региональ штабы җитәкчесе Тимур Халиков, "Татарстан - Яңа гасыр" сәяси советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова, "Эшлекле Россия" иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлеге башкарма комитеты рәисе Фәридә Хуҗина, ДОСААФ РОСТО берләшмәсе идарәсе рәисе урынбасары Любовь Фатхуллина, "Хатын-кызлар инициативасы" региональ иҗтимагый хәрәкәте рәисе Татьяна Ларионова, "Нечкәбил" конкурсы проекты җитәкчесе Изольда Жуйкова һәм Казан танк училищесы курсантлары актив катнаштылар.
    "Призывник көне" Җиңү көне якынлашкан көннәрдә үтте, шунлыктан патриотик бәйрәм программасының күпчелеге шушы темага багышланган иде. Иртән Җиңү паркында призывниклар, казан кунаклары, район җитәкчелеге һәм район халкы катнашында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган монументка веноклар һәм чәчәкләр салдылар. Биредә узган митингта армиягә китүче Андрей Немцов призывниклар исеменнән Ватанга тугры хезмәт итәргә ант бирде, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары хәрби комиссары Андрей Пичушкин егетләргә изге теләкләр теләде.
    2014 елны "Бердәм Россия" партиясе инициативасы белән старт алган "Кадерле ветераныбыз" акциясе кысаларында кунаклар делегациясе район җитәкчелеге белән берлектә Картлар йортында булдылар.
    Шуннан соң кунаклар, район башлыгы Вячеслав Козлов һәм күпсанлы җанатарлар ике район арасында "Олимп" УСЗ-да "Патриотлар үстерәбез" дип аталган бокс буенча һәм "Жемчужина"да йөзү буенча спорт ярышларының тантаналы ачылышын күзәттеләр, анда республиканың 9 районыннан килгән БЯСМ-гә йөрүчеләр катнашты. Мәгълүм булганча, Ватанга мәхәббәт балачактан салына. Безнең районда аны ничек тәрбиялиләр, делегация "Ландыш" балалар бакчасында булып шул хакта белде. Очрашуга тыл ветераннары чакырылган иде, алар исә сугыш чорына һәм сугыштан соңгы елларга туры килгән балачаклары турында сөйләделәр (хәтта шигырь юлларына салынганнары да бар иде). Әле яңа гына армиядән кайткан егетләр үз хезмәтләре турында сөйләделәр. Гимназиядә призывникларны һәм өлкән сыйныф укучыларын зур программа көтә иде. "Батырлык дәресе"ндә Бөек Ватан сугышы солдатларын, сугыш елларын искә алдылар, бүгенге заман Ватан сакчыларының хәрби бурычлары турында сөйләделәр. Гимназиялеләр зур музыкаль композиция әзерләгәннәр, кулдан ясалган әйберләр күргәзмәсе, "Минем өчен нәрсә ул Ватан" дип аталган иншалар стенды ясаганнар. Казан кунаклары патриотик тематикадагы китапларны бүләк итеп алып килгәннәр, ә танк училищесы курсантлары үзләренең училищелары турында презентация күрсәттеләр.
    Аннан соң РМЙ каршындагы мәйданда слетка килүчеләрне кыр кухнясы, хәрби техника парады, төрле төрдәге коралдан ату мөмкинлеге булган тир, "Сувенир" ВИА башкаруында хәрби җырлар көтә иде.
    РМЙ фойесында өлкән сыйныф укучылары (мәктәпләрнең) "Солдат хезмәтеннән бер көн" дигән импровизация ясадылар: Калашников автоматын җыю һәм сүтү, противогаз кию, формалы киемнәрне ремонтлау һ.б. Барлык стеналарда МЙ һәм авыл китапханәләре хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән "Рәсәй патриотларын үстерәбез", "2015 ел чакырылышы" фотокүргәзмәсе эленгән иде.
    Район Мәдәният йортындагы зур концерт бәйрәмнең кульминацион ноктасы булды. Монда сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләп бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар һәм, әлбәттә инде, тантана сәбәпчеләренә - призывникларга солдат кирәк-яраклары салынган "капчык" бүләк буларак бирелде.
    РМЙ сәхнәсеннән егетләргә карата үгет-нәсыйхәт сүзләре яңгырады. Аларга Вячеслав Козлов, Казан кунакларының һәркайсы мөрәҗәгать итте. Һәркайсы бер-берсенең сүзен кабатламыйча, мәгънәле сүзләр җиткерде.
    "Родничок" вокаль төркеме, "Шешминка" бию ансамбле, "Архангел чибәре" вокаль ансамбле чыгышлары искиткеч иде. Ирина Слимова, Наталья Таротина, Илназ Шәйхетдиновлар үзләренең җырларын бүләк иттеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: