Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ярминкә шәп булды

    1 ноябрьдә Яңа Чишмәдә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте.

    Ярминкә шушы ягы белән уңайлы - бер урында кирәкле бар нәрсәне алып була, супермаркетың бер ягада торсын. Сайлау мөмкинлеге дә зур. Бу юлы да шулай булды: рәхим итеп ит, балык, җиләк-җимеш һәм сөт ризыклары, тере тавык, үрдәк сатып ал. Биредә Чистай фермерлары җитештергән кәбестә (кг - 12 сумнан), шәхси хуҗалыкларда үскән йорт кошлары, җирле колбаса цехы эшләнмәләре, КМС заводы продукциясе, архангеллыларның сөт ризыклары, зур-зур сазаннар, 150 сумнан (кг) җәен һәм толстолобиклар алырга мөмкин иде. Ярминкәдә Кукмарада басылган бәясе 1000-1500 сум торган, төсле-төсле киез итекләр сабыр гына үз чиратын көтте - тиздән кыш җитә бит, аларга да сорау зур булачак.
    -Килегез, сыйланыгыз. Виноград повидлосы яккан тәмле коймаклардан авыз итегез, - дип башлангыч мәктәп хезмәткәрләре Любовь Хорькова белән Ольга Волгутова ярминкәгә килүчеләрне тамак ялгарга чакырдылар. Башлангыч мәктәп белән "Теремок" балалар бакчасы ярминкә өчен кайнар чәй, татлы ризыклар хәзерләгән. Шундый тәмле коймаклардан авыз итми буламы соң инде?
    -Халык нәрсә ала? - дип кызыксындык "Курмаева Г.М." предприятиесе сатучыларыннан.
    -Өчпочмак, ябык һәм ачык пицца, балык бөккәннәре, повидло белән өч катлы пироглар, каймак белән ясалганын яратып алалар. Пирожкиларны, итле чебуреклар, камырдагы сосискаларны сатып кына өлгерт, - диләр озын прилавка артында торган сатучылар.
    Гадәти көннәрдә район авылларын тәэмин итүче "Кулон торг" автолавкасы да ярминкәдә иде. -Бөккәннәр бездә төрле, 35-45 сумнан, ипи, татлы күмәчләр (6шар), җиләк-җимеш, акашев тавык продукциясе - канатлары, фаршы, ботлары, - дип үз товарын мактады сатучы.
    Яңачишмәле Раиса Рузановадан сатып алу планнары турында сораштык.
    -Бар нәрсәм дә булсын өчен бөтенесен дә сатып алам. Яңгыр булса да, барыбер килдем, менә ит, кәбестә алдым. Хәзер сөт сатып алам. Иң мөһиме, миңа кирәкле барлык продуктлар да бар. Әле менә район башлыгы Вячеслав Михайлович белән сөйләшеп алдым, сез канәгатьме, дип сорады. Әйе, дим. Аллага шөкер, ярминкәләрне еш ясыйлар, рәхмәт.
    -Итне ничек алалар, гадәттәге көннәрдәге кебекме?,- дип кызыксындым ит ларегы хуҗасыннан.
    -Әлбәттә, бүген яхшырак. Сүз дә юк. Без моның кадәрне, ярминкәдә бер көн эчендә сатканны, атна буена да сата алмыйбыз. Ярминкә ярминкә инде.
    -Итнең бәясе 240-250 сумдыр инде?
    -220, 230 һәм 240-250 сумга да бар, нинди кисәкләр булуына карап.
    Пенсионерка Елизавета Зайцева ярминкәгә зур сумка белән килгән, ярминкәдән ул да канәгать:
    -Иң мөһиме ит бик күп. Кибетләр күп булса да, анда барыбер ит юк ич. Ә монда һәрчак яңа суйган терлек ите алып киләләр. Мин 10 кг сыер ите сатып алдым, хәзер тагын берәр нәрсә карыйм әле. Вячеслав Козловка ярминкә өчен зур рәхмәт. Безнең өчен, район өчен, пенсионерлар өчен күп нәрсә эшләде. Йөз мәртәбә рәхмәт аңа. Ходай аңа исәнлек-саулык бирсен.
    -Яңгыр явып торса да, халык килеп тора. Атланмай, бер кисәк ит, үрдәк эч-башлары сатып алдым. Аларны бәрәңге белән мичкә тыгып куясың да... телеңне йотарлык тәмле булып пешәчәк. Елга балыгы алсаң да начар булмас иде дә бит, тик минем өчен бәясе бераз кыйммәтрәк, - дип үз фикерләре белән уртаклашты пенсионерка Лапина.
    "Зубов В.С." КФХ-дан алып килгән дуңгыз балалары да арбадагы салам өстендә үз сатып алучыларын көтә иде.
    -Кара әле, нинди матурлар бит, - дип тукталдылар җиде яшьләр тирәсендәге кызчык белән әнисе.
    -Алыгыз, 20 ләп дуңгыз баласын алдылар инде, алар ике айлыклар, барысына да прививкалар ясалган, берсе 1500 сум. Яхшы алалар.
    Район үзәгендә яшәүче Татьяна Сырова:
    -Ике арба вак бәрәңгем бар, кабак һәм чөгендер дә уңды, байтак булды. Кемгәдер ашатырга кирәк бит, менә икене алырга ниятләдем. Бераз авырап торсам да, ярминкәгә килдем әле.
    -Без камыр ризыклары, ит, виноград, кәбестә, киез итек сатып алдык. Ярминкәдән канәгать,- диде яшь әни Елена Фомичева (алар монда кечкенә кызы, апасы һәм әбисе белән бергә килгәннәр).
    Сәүдә мәйданчыгыннан чыгу юлында шыплап тутырылган пакетлар тоткан ике хатын-кыз бик канәгать кенә итеп:
    -Барысы да яхшы, кирәк нәрсәләрне сатып алдык, - диделәр.
    -Әлбәттә, ярминкәдә РМЙ һәм АМЙ артистларының чыгышларын атап үтми мөмкин түгел. Аларга каршы якта Яңа Чишмәдә яшәүче Дилә Нурмиева да биеп басып тора иде.
    -Бик шәп ярминкә! Музыкасы да шәп. Ярминкәдә бөтен нәрсә бар. Барысына да рәхмәт. Рәхәтләнеп тыңлап торам әле менә, - ди ул.
    Ольга ИВАНОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: