Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җырлы-моңлы язмыш

...Җыр агыла.Таныш моң... Күңелне айкап,бу моң аны үткәненә -бала чагына алып кайта. Туган йорт, бала-чага шау - гөр килә,йорт тулы эш. Көн үткәне дә сизелми.

Ә кичләрен Гөлшатның әтисе кулына гармун алып утырса, кулларын алъяпкыч итәгенә сөртә-сөртә, әнисе гармун тавышына кушылып җырлап җибәрә. Берсеннән - берсе кечкенә балалар, әти-әниләренә елышып, бу җырны тыңлыйлар. - Их, матур, гамьсез, бер хәсрәтсез, рәхәт чаклар... Ул гел шулай барыр иде кебек тә...
Тик, аяз көнне яшен суккандай, йортка кара кайгы килә, әле кечкенәсенә 3 яшь тә тулмаган 4 баласын калдырып,нибары 27 яшендә әниләре вакытсыз үлеп китә. Бөтен авырлык йорт хуҗасы-атага, олы кызы Гөлшатка төшә. Әлбәттә, икенче әни булып килгән Тәскирә апа да балаларны какмый-сукмый тәрбияләп үстерә.Әтиләре белән бергәләп, һәрберсен олы тормыш юлына хәзерләп озата.
Тормыш авырлыклары Гөлшат Суфиян кызын нык ихтыярлы,уңган,булган итеп үстерә. Мәктәптә ул, бары тик 5ле билгеләренә укый. Бигрәк тә математика дәресен ярата. Мәрхүм укытучы Әнвәр абыйны,аның дәресләрен сагынып сөйли ул. Мәктәпне әйбәт кенә тәмамлагач, Түбән Кама политехник техникумына укырга керә. Ул анда да сынатмый. Тырышып укый, спорт белән шөгыльләнә. Россиякүләм чаңгы ярышларында алдынгы урыннарны яулый.Бию түгәрәкләренә, хорга йөрергә дә, матур итеп бәйләргә, чигәргә дә вакыт таба ул. Укып бетерүгә Түбән Кама шин заводына технолог булып эшкә урнаша. Тик, туган авылын чиксез ярату аның күңеленә тынгылык бирми. Ашкынып, туган авылына кайта, ә 1984 елны гомерлек яры - Зиннур белән тормыш корып җибәрәләр, бер-бер артлы балалары Гөлназ, Айсылу, Әлфинур, Зөһрә туа. Алар да нәкь үзе кебек, тырыш, уңган, булган кызлар булып үсәләр.
Кайларда гына эшләми Гөлшат: кибетче дә, хисапчы да, китапханәче, авыр хезмәттә дә була. Һәрбер эшен җиренә җиткереп башкара, беркайчан зарланмый, сынатмый. Тик җыр-моңга булган мәхәббәт аны кабат сәхнәгә чакыра. Менә 17 ел ул мәдәният йортын җитәкли.Аның тарафыннан авылдашларга күпме концертлар куелган,очрашулар оештырылган.Яңа талантлар үсеп чыккан.Ул җитәкләгән бию түгәрәкләрендә шөгыльләнүче укучылар белән күп мәртәбә призлы урыннар алынган, театрлар әзерләнгән. Сәхнә өчен күпме пәрдә, күлмәкләр тегелгән. Тырыш хезмәте өчен бик күп Мактау грамоталары ала ул. Һәр ел саен читтә яшәүче авылдашлар белән очрашу бәйрәмнәре гөрләп уза. Ә мәдәният йорты бакчасын күрсәгез, чын әкият дөньясы: сюжетка корылган сыннар да ясалган, анда нинди генә чәчәкләр үстерелми... Ел саен мәдәният йорты бакчасы районда алдынгылар рәтендә. Шахмай җирлегенә кергән яшь парларны теркәү дә Чертуш мәдәният йортында тантаналы үтә.
Үз йорты да чәчәкләргә күмелгән. Матурлык яратучы бу ханымга сокланмый мөмкин түгел. Тормышының мәгьнәсе булган кызлары барысы да югары белем алдылар. Олы кызы Гөлназ-тәрбияче, тормыш иптәше Җәмил белән Яр Чаллы шәһәрендә яшиләр, ул үстерәләр, икенче кызлары Айсылу да Яр Чаллы шәһәрендә, икътисадчы булып эшли, тормыш иптәше белән бер ул үстерәләр,өченче кызлары Әлфинур тормыш иптәше белән Түбән Камада яшиләр, ике балалары, ә төпчек кызлары Зөһрә Казанда яши, финанс
һәм икътисад компаниясендә кадрлар белгече булып эшли. Бу кызлар кечкенәдән сәхнә күрке иде. Балачактан иҗади конкурсларда катнашып, алдынгы урыннар яулап килделәр. Ял көннәре җитүгә балалар ашкынып, туган йортка сагынып кайталар. Кичләрен, барысы да бергә җыелгач, әтиләре гармун ала, әниләре җырлап җибәрә. Бу җырга балалар, оныклар да кушыла. Таныш моң. Әнисе моңы. Бу моң Гөлшатны гомере буе озата барды,аңа көч бирде,яшәргә өмет,таяныч булды. Аллаһка шөкер, әнисенең теләге үтәлде.Ул бәхетле ана, кызларының кадерлесе, гомер буена ире белән бәхетле гомер кичерде, бәхетле дәү әни, янында сөеп туймас оныклары, бәхетле апа-туганнары һәрвакыт аның йортына ашкынып кайта. Туган авылыңда яшәп, эшләп, бәхетле булып яшәүләргә ни җитә!
Хөрмәтле Гөлшат ханым, сезне чын күңелебездән гомер бәйрәмегез белән котлап, исәнлек-саулык, тигезлек теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев