Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзенчәлекле оста

Безнең районда оста куллы кешеләр байтак, тик без алар хакында бик аз беләбез. Архангел Бистәсе авыл җирлеге башлыгы Нина Сердюк булмаса, Александр Барсуков кебек уңган кеше белән дә таныша алмас идек. Аның хакында авылдашлары: оста куллы кеше ул, диләр. Мондый фикер белән Александр килешми. "Бар эшне дә эшли алмыйм әле....

Теләсә нинди эшне дә булдырып була, теләк кенә кирәк", - ди ул. Берәр төрле файдалы эш эшләү теләге аңарда һәрчак бар. Күршеләрендәге һәр йортта диярлек төзелеш эшләрендә булышкан, КФХ-да, үз авылы территориясендә күп эшли. Аның балта эшләре һәм эретеп ябыштыру өчен кирәкле барлык инструментлар салынган саквояж һәрчак үзе белән.
- Наташа, әйт әле, мондый бер тә тик тормас кеше белән яшәве кыенмы? - дип сорадык без аның хатыныннан.
- Мин аны күрмим дә диярлек: ул йә эштә, йә ишегалдында, нидер төзи, төзәтә. Өйгә дә керми, иртә таңнан караңгы төшкәнчегә кадәр эшләргә мөмкин. Менә улыбыз тугач, өйдә ешрак була башлады. Улыбызны 15 ел көттек без.
- Димәк, әтисенә ярдәмче үсә?
- Павликка нибары 1 яшь кенә әле. Ул нинди булып үсәр, белмим, тик мирас итеп аңа бездән бары яхшы яклар гына күчәр дип уйлыйм. Һәм без моңа ышанабыз. Александр һәм Наташа үзләре дә хезмәт сөючән гаиләләрдә тәрбияләнеп үскәннәр. Мисал өчен, Наташаның әнисе - алдынгы сыер савучы, ә Александрныкы - пенсиягә чаклы МЭТ фермасында мөдир булып эшләгән.
Александр Барсуков үз куллары белән алты почмаклы йорттан залы һәм йокы бүлмәсе, иркен кухня, уңайлы мунчасы һәм верандасы белән зур өй ясаган.
- Төзелешкә акча каян алдың, бәлки кредитлар алгансыңдыр?
- Юк, эшләп тапкан акчага яшәргә гадәтләнгәнмен, - дип җавап бирде Александр, нәрсә бар, шулардан төзибез. Мисал өчен, пыяла шешәләрдән. Өчкә өч ярым үлчәмдәге мунча стеналары якынча 6 мең сумга чыкты. Мунча өчен авыл буйлап шешә җыеп йөрдем.
Менә без Александрның беренче хезмәт җимешенә якынлаштык, ул - пыяла тарадан ясалган корылма. Шешәләрнең ниндие генә юк - түгәрәге, дүртпочмаклысы, зурысы, кечкенәсе - бар да яраган, аларның хәзер бәясе дә, җыючысы да юк, барыбер ташлыйлар гына. Александр өчен ул - төзелеш материалы. "Мин башта шок хәлендә идем: нәрсәгә йортка чүп-чар ташыйсың, күршеләр дә гаҗәпләнә: "Саша нәрсәгә шешә җыярга булган?" дип сорыйлар", - дидем.
- Бер мең данә шешә җыелгач, йорт тирәли челтәр капка турысын аркалап койма өяргә ниятләдем. Тик әнием башта мунча салырга киңәш итте, - дип уртаклашты безнең белән Александр. Әнисенең киңәшен тотып эшкә керешә. Корылмасының берничә рәте күренә башлагач, күршеләр дә ешрак кереп карый, үзләрендә булган шешәләрне кертеп бирә башлыйлар. Төзелеш эшләре ике айга сузыла, бу Александрның гадәти булмаган материалдан беренче эше. Якын киләчәктә - гараж төзү, перспективада күл ярын тотып алу нияте бар, бакчалары артында гына күл, тик биредә юридик мәсьәләне хәл итәсе бар. Улы тугач тагын бер хыялы арткан - Бистәдә үз пирамидасын торгызу. Павлик үсә төшкәч бергәләп бәлки шушы хыяллары да тормышка ашар.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев