Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Зинаида Кондеева: “Җыр – ул минем тормышым...“

    30 елдан артык үзенең таланты белән сөендергән, җырлары һәм шигырьләре белән туган ягын данлаган Зинаида Кондееваны ленинолылар "безнең энҗе бөртегебез" дип атыйлар. Һәм, әлбәттә инде, аның талантын район, хәтта Татарстаннан читтә яшәүчеләр дә искәрми калмагандыр. Быел ул "Ел хатын-кызы" район конкурсының "Рухият һәм мәдәният" номинациясендә җиңү яулады. Ленино АМЙ-да сәнгать...

    30 елдан артык үзенең таланты белән сөендергән, җырлары һәм шигырьләре белән туган ягын данлаган Зинаида Кондееваны ленинолылар "безнең энҗе бөртегебез" дип атыйлар. Һәм, әлбәттә инде, аның талантын район, хәтта Татарстаннан читтә яшәүчеләр дә искәрми калмагандыр.
    Быел ул "Ел хатын-кызы" район конкурсының "Рухият һәм мәдәният" номинациясендә җиңү яулады. Ленино АМЙ-да сәнгать җитәкчесе булып эшләгән Зинаида иҗатын, талантын туган авылы халкына, кул астында тәрбияләнүчеләргә багышлый, аларны музыкага, шигърияткә тарта. Зинаида Кондееваның әсәрләре Яңа Чишмә районында чыккан "Яңа Чишмәм тамчылары" дип аталган коллектив җыентыкта һәм "Авылым, мин синең тәлгәшең" китапларында урын алган. Авыл сәхнәсендәме, район сәхнәсендәме, барган бер генә концерт та аның катнашыннан башка узмый. Районның үзешчән сәнгатьтә катнашучылар отчетын республика телевидениесе төшергәндә ул үзе язган "Земля моя" җырын башкарды. Шушы еллар эчендә Зинаида Валентиновна 40 тан артык җыр язды.
    -Бик аралашучан, дустанә, хезмәт сөючән, оптимист, хыялый кеше, - ди аның хакында АМЙ директоры Светлана Питеркина. Зинаиданың төс-кыяфәте дә матур, лирика белән бергә көч-гайрәт ташып торган үзенчәлекле тавышы тамашачыны җәлеп итә. Туган ягы, туган җире һәм, әлбәттә, мәхәббәт турындагы җырлары нәкъ шул фонда туа. Зинаида Валентиновнаның Рәхмәт хатлары, Дипломнары, Грамоталары да күп җыелган, алар аның хезмәте, иҗаты һәм музыкага мәхәббәте өчен бирелгәннәр.
    Әле тагын Зинаида әтисе Валентин Павлович белән әнисе Раиса Семеновна Петровлар өчен рәхмәтле бала, Михаил Кондеевның кайгыртучан хатыны һәм уллары Евгений белән Алексейга яраткан әниләре дә. Хәзер инде оныклары Дарина белән Артемның сөекле әбисе дә, аларга багышлап та ул җырлар иҗат итә.
    -Гаиләм, дусларым, туган ягымның гүзәллеге иҗатыма көч бирә, - ди Зинаида Кондеева.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: