Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Зирекленең һәр икенче йортында безнең газетаны укыйлар

    Шушы көннәрдә газетабыз редакциясе 2016 елның I яртыеллыгына "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасына язылу нәтиҗәләре буенча әйбәт эшләгән хат ташучыларга премияләр тапшырды. Беренче урынны Оксана Сәлахова (Зирекле) яулады, икенче - Гөлнур Сабирова (Акъяр), өченче урында - Елена Ерашова (Яңа Иванаево). Акбүре авылында Черемухово, Петропавел, Волчья Бистәләрендә дә газетага яздыртуда хат ташучылар...

    Шушы көннәрдә газетабыз редакциясе 2016 елның I яртыеллыгына "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасына язылу нәтиҗәләре буенча әйбәт эшләгән хат ташучыларга премияләр тапшырды. Беренче урынны Оксана Сәлахова (Зирекле) яулады, икенче - Гөлнур Сабирова (Акъяр), өченче урында - Елена Ерашова (Яңа Иванаево).
    Акбүре авылында Черемухово, Петропавел, Волчья Бистәләрендә дә газетага яздыртуда хат ташучылар әйбәт эшләгәннәр.
    Хат ташучыларның үз участокларында яшәүчеләрне газетага яздырту теләгенә һәм тырышлыгына бәйле рәвештә газетабызның тиражы да арта.
    Хәзер газетабыз 1843 данә тираж белән чыга. Почта бүлекләренең барлык хезмәткәрләренә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез, сәламәтлек, иминлек телибез.
    2 нче яртыеллыкка район газетасына язылу дәвам итә. Газета укучыларыбыз 1 кварталга, хәтта 1 айга языла алалар. Безнең белән калыгыз һәм сез район тормышы, анда яшәүчеләр турында күп кенә кызыклы язмалар укый алырсыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: