Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юлларда иминлек

Бәла аяк астында

2016 елда Яңа Чишмә районында 14 ЮТҺ булган, фаҗигаләрдә 6 кеше үлгән. Балалар катнашында булган 3 ЮТҺ-да 4 бала зыян күргән.

Татарстан Республикасы буенча балалар катнашында (16 яшькәчә) 620 юл - транспорт һәлакәте булган, монда 15 бала үлгән, 649ы травма алган. Шулардан 256 ЮТҺ да - пассажир - балалар катнашында, аларда 11 бала үлгән, 280е травма алган. Фаҗигага тарыган 4 бала утырган транспортта юл хәрәкәте кагыйдәләре үтәлмәгән.
ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуны ачыклау буенча актив эш алып баралар. Әлеге тәртип бозу өчен РФ Кодексының административ тәртип бозулар турындагы 12.23 маддәсе 3 өлеше нигезендә өч мең сум күләмендә штраф каралган.
2016 елда җәяүле балалар катнашында 316 ЮТҺ булган, анда 3 бала үлгән, 320 бала травма алган.
Вакыйгаларның бер өлеше тизлекне арттырып, юл чатларында светофорның тыю сигналлары аша узган, җәяүлеләр үтеп йөри торган юлларда җәяүлеләрне үткәрмәгән шоферлар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыга.
Әмма кечкенә балаларның өлкәннәрдән башка гына урамда йөрүләре, шулай ук балаларның үзләрендә юлда куркынычсыз йөрү күнекмәләре булмау - тиешсез урыннарда, үтеп баручы машина алдыннан, күрүчәнлекне чикләгән объектлар тирәсеннән (транспорт, кар өеме, куаклык һ.б.) ягъни светофорның тыю сигналына йөгереп чыгу да ЮТҺ килеп чыгуга сәбәпче.
Мототранспорт белән идарә итүче балалар катнашында 3 ЮТҺ булган, 3 бала да травма алган. Велосипедта йөрүче балалар катнашында 46 ЮТҺ булып, монда 1 бала үлгән, 45се травма алган.
2016 елда полиция хезмәткәрләре балалар тарафыннан 24 меңгә якын юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаган, әлеге тәртип бозулар буенча "Тукта- синең гомереңә куркыныч яный!" - дип аталган карточкалар төзелгән, хәбәрләр алда профилактик чаралар үткәрү өчен балалар мәшгуль булган урыннарга җибәрелгән. Балалар тарафыннан ЮХК бозу берничә тапкыр кабатланганда, шулай ук яшүсмерләр тарафыннан ЮХК-ен тупас бозулар булганда (транспорт чаралары белән тиешле хокук булмаган килеш идарә итү) материаллар балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәгә җибәрелә, аннан - Россия Федерациясе Кодексының административ тәртип бозулар турында 5.35 маддәсе буенча балигъ булмаган балаларны карау һәм тәрбияләү буенча үз бурычларын үтәмәгән ата-аналарны административ җаваплылыкка тарту өчен балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиягә. 2016 елда 773 ата-ана административ җаваплылыкка тартылган.
Татарстан Республикасы ЭЭМ дәүләт автоинспекциясе ата-аналарны балалар куркынычсызлыгына җитди карарга өнди. 12 яшькәчә булган балаларны махсус урындыкларда гына йөртергә кирәк, ә 12 яшьтән зурракларның куркынычсызлык каешы каптырылган булырга тиеш. Караңгыда һәм күз күреме начар вакытларда (яңгырда, томанда һ.б.) киемегездә һәм балалар киемендә яктылык кайтаручы элементлар кулланыгыз. Балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен, үзеңне ничек тотарга кирәклеген көн саен исләренә төшереп торыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев