Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юлларда иминлек

Караклар барыннан да акча һәм алтынны артык күрә

Узган атнада ЭЭМ бүлегенең кизү тору часте тарафыннан 18 хәбәр теркәлгән, 6 җинаять эше кузгатылган.

 

Талау
23 сентябрьдә исерек хәлдәге гр-ка Б. Красный Октябрь поселогында гр-ка Г.ның фатирында ачыктан-ачык хуҗабикәнең 2400 сум акчасын һәм паспортын урлаган.
Урлашу
28 сентябрьдә иртәнге сәгать 9 дан 11 гә чаклы билгесез шәхес Ленино авылында яшәүче гр-ка К.ның йортыннан 51400 сум акча урлаган.
17  сентябрьдән 22 есенә чаклы чорда билгесез  кешеләр Яңа Чишмә авылы читендә урнашкан “Ямашнефть“ НГДУ нефть скважинасыннан запас частьләр  урлаганнар. Зыян 36640 сумлык.
11 октябрьдә иртәнге сәгать 7.40 тан 14.30 га чаклы вакыт аралыгында билгесез шәхес Ленино авылында яшәүче гр-ка З. өеннән алтын бизәнү әйберләре урлаган.
Мошенниклык
2018 елның апреленнән алып августка кадәр булган чорда билгесез шәхес юридик хезмәт күрсәтү  сылтавы  белән, ялганлап, гр-ка С.ның  4800 сум акчасын үзләштерергә ниятләгән.
Аңлы рәвештә сәламәтлеккә зыян салу
28 сентябрьдә район  үзәгендә яшәүче гр. Т. исерек хәлдә Яңа Чишмәдә Май урамындагы йортларның берсендә гр-ка М.ның җилкәсенә ике тапкыр пычак  белән суккан.
ЮТҺ
Атна эчендә берникадәр матди зыян белән ике ЮТҺ булган, зыян күрүчеләр юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев