Хөрмәтле Яңа Чишмә районы кешеләре!

29.12.2017 10:15 | Җәмгыять Принтерга

 
Яңа ел сезгә бары уңай нәтиҗәләр генә алып килсен,  бөтен өмет - хыялларыгыз аклансын һәм без тормыш авырлыкларын югалтуларсыз, җиңелрәк кичерик.
 
Сезгә ныклы сәламәтлек, зур бәхет, иминлек, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт, планнарыгызның тормышка ашуын телим!
Яңа елда үзегез шөгыльләнгән эш-гамәлләрегездә уңышлар юлдаш булсын. Һәрчак якыннарыгызның җылысын, яратуын, хезмәттәшләрегезнең, дусларыгызның хөрмәтен тоеп яшәгез. Күтәренке кәеф һәм рух сезне гомер буена озата барсын.
Яңа ел бәйрәмнәрегез матур, күңелле  үтсен, шатлык-куанычларга бай булсын. Иминлектә һәм татулыкта яшәгез.
 
Шамил Яһудин, 
ТР Дәүләт Советы депутаты, 
“Татнефтепром – зюзеевнефть“ 
АҖ генераль директоры


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту