Тамырларыбызны эзлибез

10.01.2018 08:30 | Мәдәният һәм сәнгать Принтерга

 
4 гыйнварда безнең  халык иҗаты һәм  көнкүреше музеена Яр Чаллыдан Зирекле авылында туып үскән, хәзергесе вакытта мәрхүм булган Рифкат Гинатуллинның (1939-2004) гаиләсе: аның хатыны Лида, улы Руслан һәм кызы Лилия үзләренең гаиләләре, балалары белән  (барлыгы 8 кеше) кунакка кайткан иде, - дип хәбәр итте редакциягә музейның фәнни хезмәткәре Мидхәт Газыймов.
 
- Кунаклар әтиләренең һәм бабаларының туган авылында булу, ул үскән йортны күрү, авыл чишмәсендә булу, аннан  чиста су алу һәм, әлбәттә инде, Зирекле авылы тарихы буенча, аның 1832 елдан башлап бүгенгесе  көнгә чаклы яшәүче кешеләре турында бай материал тупланган музей белән танышу максатыннан кайтканнар.
Сәфәрне Руслан Рифкат улы оештырган, ул үзенең әтисе һәм әнисе линиясе буенча (аның  тамырлары Башкортстанга тоташа) гаилә шәҗәрәсен өйрәнү һәм төзү белән ныклап шөгыльләнә икән. Әйтергә кирәк, бу эш белән ул зур  энтузиазм белән шөгыльләнә, Интернеттан, Мидхәт Газыймовның “Зиреклем зирекләре“ (“Кичү, Адамча, Ерыклы тожъ авыллары тарихы“), “Зирекле авылы тамырлары“ китапларыннан архив материалларын файдалана.Руслан хәтта музейга космотан ясалган, якынча 1800 елдагы картаны - авыл рәсемен бүләк иткән, бу рәсемдә авыл һәм Яңа Чишмә  районы бистәләре, мишәрләр турында язма бар.
Үз чиратыбызда без кунакларга үзебезнең китапларны, мәктәп, музей, колхоз тарихларын һәм  йортлар санын атап -  күрсәтеп 1904 елгы авыл планын  бүләк иттек. Шушы план буенча хәзерге хуҗаның йорты кайда торганын (яшәгәнен) билгеләп була.
Аңлашыла да, бер генә авылның күп гасырлык тарихын өйрәнү өчен байтак утырырга, күп санлы фактларны чагыштырырга, буталчык сорауларга җаваплар  табарга кирәк. Шәхси очрашулар, аралашулар шушы эзләнүләрдәге йомгакны сүтәргә нык булыша.
Яңа ел бүләкләре һәм күчтәнәчләр белән безгә кунакка килгән әлеге тату  гаиләнең  шушы мәсьәлә белән кызыксынуы күренеп тора иде. Бу хакта музейдагы Теләк-фикерләр китабына язып калдырылган язмалар да ачык дәлил булып тора:“ Музейдагы экспонатларның төрлелегенә, аеруча да чиккән сөлгеләргә карап сокландык. Гореф-гадәтләребезне саклавыгыз өчен зур рәхмәт. Бик яхшы аура, бик шәп кабул итү, профессиональ консультация күп сорауга җавап табарга ярдәм итте. Әлеге бик шәп музей яшәсен, үсеш алсын, яшь буынны тәрбияләүдә мөһим миссия үтәсен иде дигән теләктә каласы килә“, - дип язган Лида Әгъләметдинова. “Күптән чыгып киткән, әмма, элеккечә, бик тә якын һәм кадерле булган туган  өебездә булган кебек. Бик кызыклы экскурсия үткәрүләре, балачакка алып кайтулары, чын күңелдән аралашулары өчен Мидхәт абыйга һәм Лидиягә рәхмәтебезне белдерәбез, - дип өстәгәннәр Руслан һәм Лилия. Австрия башкаласы Вена шәһәрендә белем эстәүче кызлары Рамина үз фикерен зур мәгънә салынган кыска гына җөмлә белән белдергән:“Онытылмаслык тәэсирләр калдыруыгыз өчен рәхмәт! Бик кызыклы, белемне арттыра торган һәм файдалы. Бәя биреп бетергесез тәҗрибә!“  Кунаклар үз машиналарында  авылны  карап әйләнгәч, Яр Чаллы шәһәренә юл тоттылар, Рифкат Гинатулла  улы анда Кама политехник  институтында проректор булып эшләгән.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту