тасср-ның 100 еллыгын каршылап

10.01.2018 08:36 | Җәмгыять Принтерга

 
Әһәмиятле дата безне әле 2020 елда гына көтә, әмма юбилейга хәзерлек үткән елның языннан ук башланды инде. Калган вакыт аралыгында без үзебезнең район тарихын җентекләп өйрәнергә  тиеш. Крайны өйрәнү эшенә районның барлык учреждениеләре һәм оешмалары җәлеп ителә.
 
Без шулай ук районда яшәүче барлык  халыкка, бигрәк тә өлкән буынга мөрәҗәгать итеп, үзләренең хатирәләре белән уртаклашырга чакырабыз,  бәлки кемнең дә булса тарихи реликвияләре, газета язмалары, документлары, бүләкләре бардыр. Редакциягә языгыз яки районның оештыру комитетына хәбәр итегез (тел.: 2-22-75), без сезнең белән элемтәгә керербез, очрашырбыз һәм аларның барысы да газетабыз битләрендә дөнья күрер.
 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту