Дуңгызларда африка чумасы – куркыныч кала бирә...

12.01.2018 09:48 | Сәламәтлек сагында Принтерга

 
Дуңгызларда  африка чумасы – бу аеруча да куркыныч инфекция. Вирус тышкы мохиттә бик  тә тотрыклы, төрле тәэсирләргә – җылыту, туңдыру, киптерүгә чыдам, озак вакыт туфракта, тирестә, төрле өслектә яшәү сәләтен саклый.
 
Профилактика һәм дәвалау чаралары эшләп чыгарылмаган. Зарарлау чыганаклары булып авыру  терлекләр тора. Авыру транспорт, эш инвентарьлары, су, тирес һ.б. аркылы да таралырга мөмкин.
Дуңгызларда африка чумасы (ДАЧ) буенча карантин режимында 35 объект тора (2018 елның 1 гыйнварына): Нижегородскида – 14, Саратовта  - 11, Калининградта – 6, Белгород  һәм Волгоград өлкәләрендә 2 шәр, шулай ук Чувашия Республикасында – 1).
2016 елда ДАЧ чыганагы ТР-ның Нурлат районы Сосновка авылында яшәүче берәүнең шәхси ярдәмче хуҗалыгы территориясендә ачыкланды, анда 59 баш дуңгыз булган. Авыруның килеп чыгу  сәбәбе – ШЯХ-да санитар һәм ветеринар чараларны бозу.
Шунысын да аңларга кирәк, аеруча куркыныч авыруларны бетерү өчен шактый кеше һәм финанс резервларын җәлеп итү сорала. Шуңа да карамастан, битараф гражданнар булгалый әле, аларның эш-гамәлләреннән республикага шактый зур зыян килергә мөмкин. Әйтик, дәүләт  ветеринария инспекциясенең Баш идарәсе территориаль бүлеге тарафыннан 2017 елда дуңгызлар асрауда тәртип бозган өчен (иректә йөртү, дуңгызларны ачык  киртә абзарларда асрау) гражданнарга 37 беркетмә язылды (Нурлат, Аксубай, Әлки, Чистай, Алексеевск, Балык Бистәсе районнарында).
Практика күрсәткәнчә, нәкъ менә биологик саклану дәрәҗәсе түбән булган һәм “ябык тип“ режимында эшләмәүче, яшереп тоту, үзләре генә дәвалау белән шөгыльләнүче, биологик калдыкларны җыю һәм утильләштерү кагыйдәләрен бозучы, дәүләт ветеринария хезмәте күзәтүендә тормаган хуҗалыклар дуңгызларда африка чумасы килеп чыгуда төп чыганак булып торалар.
Теркәлгән баш калкытуларның 60 % ка якыны шәхси секторга туры килә. ШЯХ һәм КФХ хуҗалары әлеге авыруны  кисәтү мәсьәләсенә зур җаваплылык белән карарга һәм моның ни икәнлеген яхшы аңларга тиешләр. Авыру килеп чыкканда хуҗалык ияләре үзләре турыдан-туры зыян күрәчәк, терлекләреннән бөтенләй мәхрүм калачаклар.
Шуны да аңларга кирәк, норматив-хокукый актлар таләпләрен һәм ветеринар-санитар кагыйдәләрне үтәмәү, шулай ук дуңгыз хуҗаларының җавапсызлыгы һәм ваемсызлыгы кире кайтарып булмаслык нәтиҗәләргә китерәчәк.
Шулай итеп, Нурлат районының Сосновка авылында дуңгызларда африка чумасы авыруы баш калкытуы нәтиҗәсендә республиканың 8 муниципаль районында  вирусның алга таба таралуына юл  куймас өчен гадәттән тыш чаралар кабул ителде. Эпизоотик чыганак һәм беренче куркыныч зона территориясендә булган барлык 426 баш дуңгыз да тартып алынган, кан  коюсыз үтерелгән һәм яндырылган. Әлеге катгый чараны  кулланмый мөмкин түгел, чөнки авыру республиканың барлык  дуңгызчылык тармагына да куркыныч тудыра.
Шуны да билгеләп үтү кирәктер, бу безнең территориядә африка чумасы авыруы барлыкка килүнең беренче очрагы. Һәм ул соңгысы  да булсын өчен күп нәрсә эшләргә кирәк. Бүген Татарстан Республикасында альтернатив терлекчелекне үстерү өчен барлык шартлар  да бар. Өстенлекле юнәлешләр арасында дуңгызчылыкка алмашка сөт җитештерүне, кошчылык, умартачылык, сарык, кәҗә, йорт куяны үрчетү, шулай ук теплица хуҗалыгын сайларга була. Әлеге чаралар алда республика территориясендә африка чумасы авыруының кабат баш калкыту ихтималын киметергә мөмкинлек бирә.
Шуны искә алып үтәм, хәзергесе вакытта  ветеринар-санитар нормаларны һәм кагыйдәләрне бозган өчен РФ законы белән административ  һәм җинаять җаваплылыгы каралган.
Шуны истә тоту кирәк, гражданнар һәм эшмәкәрләр  ягыннан тәртип бозулар ачыкланганда, булса булыр, булмаса юк, дип әйтү генә ярдәм итмәстер, гаепле кешеләр җаваплылыктан да качып котыла алмаячак.
И.Л. КАМАЛОВ, ТР Министрлар кабинетында  
ГУВ ГВИ ТО инспекторы
 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту