Святки бәйрәме узды

12.01.2018 09:52 | Җәмгыять Принтерга

 
Үткән чәршәмбе көнне район Мәдәният йорты хезмәткәрләре Яңа Чишмәдә “Веселые святки“ дип аталган бәйрәм-урам чарасы үткәрделәр.
 
Яңа елны каршылаганнан соң инде күптәннән Святки исемен йөрткән иң күңелле, серле вакыт башлана. Юкка гына бу көннәрдә халык бер-берсенә кунакка йөрмәгән, Раштуа белән  котлаганнар, колядалар җырлаганнар. “Коляда“ йоласы бөтен Русия буйлап танылган: һәр йорт тәрәзәсе төбендә алда киләчәк елда хуҗалыкка муллык теләп,  җырлаучыларга прәннекләр, бөкәннәр,  тәм-томнар, вак акчалар бүләк итеп биргән хуҗаларны зурлаганнар, мактаганнар.
Һәм бу елда да әлеге бәйрәмне онытмаганнар. 10 гыйнварда РМЙ белгечләре киенеп-ясанып Яңа Чишмә урамнары буйлап йорт хуҗаларына имин тормыш, елны матур итеп үткәрүләрен теләп йөрделәр. Хуҗалар исә кунакларны ишек һәм капкаларын киң итеп ачып куеп каршы алдылар.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту