Район газетасы тарихы: “Хәбәрләр“ ничек чыныккан“

12.01.2018 09:45 | Көн темасы Принтерга

Район газетасы тарихы: “Хәбәрләр“ ничек  чыныккан“
 
 
Татарстан  АССР барлыкка килүнең әһәмиятле юбилеена “Яңа Чишмә хәбәрләре“ газетасы редакциясе коллективы районыбызның крайны өйрәнү эшенә үз өлешен кертергә ниятләде һәм беренчеләрдән булып яңа башланып киткән елда үзенең  юбилеен билгеләп үтүче район  газетасын булдыру һәм үсеш  алу тарихы турында язмалар бастырып чыгара башлый.
 
Үз  тарихында “Яңа Чишмә хәбәрләре“ район газетасы үз исемен ике тапкыр алыштырды. Беренчесе, 1933 елда басма оешканда алынган “Клич колхоза“ исеме 1958 елда “Заря коммунизма“га  алыштырылган. Район таратылгач 1962 елда  газета да үз  эшен туктата. Байтак вакыт узгач, 1983 елда  район кабат оеша, ә 1984  елның 1 гыйнварыннан басма орган да торгызыла, бу юлы инде “Яңа Чишмә хәбәрләре“ дигән заманча исем астында. 
2018 елда безнең газетага 85 ел тула. 2003  елның язында газетаның юбилеена карата басылып чыккан “Безгә – 70!“ дип аталган язмалар циклын актарып, аның барлыкка килүеннән алып “тормыш юлын“ күзәтәбез. Редакциядә 1933  елның 4 мартында (№13) чыккан, могҗиза белән исән калган газетаның ксерокопиясе саклана. Аны табу тарихы да (бу хакта алдарак сөйләрбез) бик кызыклы. Әлеге санның беренче битендә алдынгы колхозчыларның I Бөтенроссия съездында яңгыраган Сталин сүзләре (фикерләре) кыстырылган идеологик  яктан тотнаклы баш мәкаләләр урын алган. 1933 елда авторларның имзалары нигездә “Игелек теләүче“,  “Колхозчы“, “Белүче“, “Машинист“,  “Шаһит“ кебек псевдонимнар астында куелганлыгын белдек. 1936 елдан алып сугышның беренче елларына кадәр барлык хәбәрчеләр фәкать фамилияләрен генә (исемсез) куйганнар.
ТР  Дәүләт архивыннан һәм информатизация һәм элемтә министрлыгының Китаплар палатасыннан табылган мәгълүматлар буенча, 1936 елда район газетасы  75 колхозны һәм 26 авыл советын информация белән тәэмин иткән. 1936 нчы елдан газетаның бәясе 5 тиен булган. Газетаның беренче редакторы Москвин була, аннан 5 ел дәвамында аны И.Парфенов, Веселов, Хромцов, Н. Кручинкин, К. Дмитриевлар алыштырган. 
(Дәвамы бар)

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту