16 июньдә Әдәмсә авылында яшәүче хөрмәтле әти-әниебез Әхмәтҗанов Галимҗан Нигъмәтҗан улы һәм Зәйтүнә Мирзасалих кызының тормыш корып яшәүләренә 50 ел була. Без аларны алтын туйлары белән тәбрик итәбез
09 июня 2018, 11:14
1211
0
0

Сезнең матур, күркәм бәйрәмегез безнең өчен дә куанычлы вакыйга. Сез безгә изгелек, татулык, тырышлык һәм хезмәт сөю үрнәге булдыгыз. Безне, 5 балагызны кеше итәр өчен бар көчегезне бирдегез. Без сезгә бик рәхмәтле. Киләчәктә дә бар якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, исәнлек белән тиң-тигез гомер итүегезне телибез.
Илле ел кулга-кул тотынып,
Пар былбылдай тормыш итәсез.
Авыр чакта аумас терәк булып,
Гомер йомгакларын сүтәсез.
Ә без сезгә карап сокланабыз,
Ихтирамлы сезгә карата.
Лаек парларның сез иң гүзәле,
Сезне күңел шуңа ярата.
Нинди бәхет, чәчкә чал керсә дә,
Әти-әни диеп дәшәбез.
Безгә терәк, оныкларга шатлык,
Озын-озак бергә яшәгез.
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев