Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Әниләр көне белән!

26 ноября 2022, 22:08

143

0

0

Әниләр көне белән!

Муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә торган Әниләр көне алдыннан районның барлык әниләрен котладылар.
Котлауда балалар тәрбияләүдә әниләр роле әйтеп бетергесез. Һәркайсыбыз дөньяга килүе белән нәкъ менә әниләргә рәхмәтле булырга тиеш, диелгән. 
Соңгы елларда балалы гаиләләргә ярдәм итү мәсьәләләре социаль сәясәттә өстенлекле юнәлеш алды: балалары булган әниләргә дәүләт пособиеләренең күләме арта, керемнәре аз булган гаиләләрдәге балаларга пособиеләр түләнә, балалар туганда саллы гына ана капиталы, ә өченче балага - торак төзү өчен җир участогы бүлеп бирелә.
Барлык әниләргә дә нык сәламәтлек, иминлек һәм бәхет, якыннарының яратуын һәм кайгыртуын тоеп яшәүләре теләнә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев