Энергетиклар көне белән!

Ел саен, 22 декабрьдә билгеләп үтелә торган бәйрәм — энергетиклар көне уңаеннан муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов шушы тармак хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлыйлар.
Котлауда, хәзергесе заманда электр энергиясеннән, уттан һәм безнең тормышыбызны күпкә җиңеләйтүче электр белән эшләүче көнкүреш җиһазларыннан башка яшәүне ( бигрәк тә производствоны) күз алдына да китереп булмый. Электр энергиясе куллану елдан-ел арта бара.
Электр челтәрләре хезмәткәрләре кулланучыларны электр энергиясе белән өзлексез тәэмин итеп торалар. «Энергосбыт» хезмәткәрләре кулланган электр энергиясе өчен акчаның вакытында түләнүенә даими контрольлек итә, дип билгеләп үтелә.
Энергетикларга авыр, кайвакыт куркыныч та булган хезмәтләрендә уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм бәхет теләнә.
Нет комментариев