Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Физкультурачылар көне белән!

13 августа 2022, 06:24

236

0

0

Физкультурачылар көне белән!

Муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов барлык яңачишмәлеләрне 14 августта билгеләп үтелә торган Физкультурачылар көне белән тәбрик итәләр. Котлауда, физкультура һәм спортны үстерү өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора, бу исә массакүләм спортны үстерү, спортчылар хәзерләү өчен шартлар тудырырга булышлык итә, дип билгеләп үтелә. Район үзәгендә заманча зур спорт комплексы, йөзү бассейны һәм берничә балалар спорт мәйданчыклары эшли башлады. Спортчыларыбыз зона һәм республика ярышларында актив катнашалар һәм ярыйсы гына нәтиҗәләргә ирешәләр.
Физик культура һәм спорт өлкәсендә хезмәт итүчеләргә уңышлар, бәхет, ныклы исәнлек, спортта яңа казанышлар, үрләр теләнә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X