Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Яз бәйрәме белән!

01 мая 2023, 08:54

85

0

0

Яз бәйрәме белән!

Яз һәм хезмәт бәйрәме белән муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов барлык яңачишмәлеләрне кайнар котлап, изге теләкләрен җиткерәләр.  
Котлауда, табигать уянып килә, яз тормышыбызны якты бизәкләргә төрә. Без  яз белән бергә яхшы үзгәрешләр булуын көтәбез, яңарышка өметләр баглыйбыз.  Якты киләчәк,  иминлек һәм муллык бары тик тырыш хезмәт нәтиҗәсендә генә булуын без яхшы аңлыйбыз.
Яңа Чишмә районы халкы һәрвакыт күмәкләшеп эшли белде һәм үз куллары белән районыбызны тагын да матуррак һәм уңайлырак итә.
Авыл халкының күпчелеге бәйрәмне басуларда һәм фермаларда удар хезмәт белән каршылый. Хәзер язгы кыр эшләре тулы куәттә бара, киләсе уңышка нигез салына, терлекчеләр малларны җәйләүләрдә асрауга күчерергә әзерләнә диелә. Һәммә кешегә бәхет, сәламәтлек, хезмәттә уңышлар, иминлек, муллык теләнә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев