Корбан бәйрәме белән!
9 июльдә билгеләп үтелүче Корбан бәйрәме алдыннан муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов барлык мөселманнарны бәйрәм белән котладылар.
Корбан бәйрәме Ислам динендәге халыкларның рухи-әхлакый сыйфатларын, тарихи традицияләрен һәм милли гореф-гадәтләрен гәүдәләндереп, кешеләрне күркәм эшләргә, игелек кылырга, башка дин вәкилләрен бер-берсен хөрмәт итәргә чакырган бәйрәм ул.
Изге Корбан бәйрәме һәрберебез күңеленә иман нуры өстәсен, һәр гаиләгә иминлек, мәхәббәт, мәрхәмәт һәм бәрәкәт, бәхет һәм муллык китерсен, диелә.
Нет комментариев