Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Раштуа бәйрәме белән!

06 января 2023, 12:18

151

0

0

Раштуа бәйрәме белән!

7 гыйнварда бөтен православие дөньясы зур бәйрәм - Раштуа бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Бәйрәм алдыннан православие динендәге барлык яңачишмәлеләрне муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов котладылар.
Котлауда, бу христианнар өчен һәрчак нинди дә булса могҗиза өмет итү,
яңарыш бәйрәме, ул күңел тынычлыгы табуга омтылыш белән сугарылып, киләчәккә ышаныч һәм өметләр уята, дип билгеләп үтелә. Бу көн төрле уеннар, фольклор святкалары, сочельник, коляда, юраулар, күңел ачулар белән үрелеп үтә. Балалар да йорт саен йөреп котлау сүзләре
ирештерәләр, кешеләр туганнарын, якыннарын
искә алалар, сәдака тараталар, ялгыз һәм авыру кешеләргә ярдәм итәләр.
Котлауда һәр гаиләдә тынычлык хөкем сөрсен, Раштуаның якты нурлары күңелләрегезне әле бик озак җылытып торсын, нык сәламәтлек, иминлек
сезгә, дип билгеләп үтелә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X