Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов районның барлык мөселманнарын бәйрәм белән котлыйлар.

3 июньдә мөселманнар өчен изге саналган Рамазан ае төгәлләнә. Уразаның төгәлләнүе 4 июньдә Гает бәйрәме белән билгеләп үтелә.
Котлауда ай дәвамында мөселманнарның ризыктан тыелып торулары – ураза тотулары, күркәм эш-гамәлләр башкарулары, ифтар мәҗлесләре үткәрүләре билгеләп үтелә.
Бәйрәм көнендә барлык мәчетләрдә Гает намазлары укылачак, бәйрәм табыннары янында туганнар, якын кешеләр җыелачак, диелгән.
Ураза бәйрәме һәр йортка, һәр гаиләгә исәнлек-саулык, иминлек, игелекле эшләрендә уңышлар, мәхәббәт һәм бәхет алып килсен, Рамазан аендагы изге ниятләр һәм кылган гамәлләр мөселманнарның эшләрендә дәвам итсен, дип теләк тә теләнә.
РАЙОН МӘЧЕТЛӘРЕНДӘ БӘЙРӘМ ВӘГАЗЕ ҺӘМ НАМАЗ 4 июньдә ИРТӘНГЕ
сәгать 5 тә, ә Яңа Чишмәдә
иртәнге 6 да башлана.
Нет комментариев