Республика көне белән!
Муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов Республика көне бәйрәме алдыннан барлык яңачишмәлеләрне котлыйлар. Котлауда, Республика көне - Татарстан гражданнары өчен аеруча кадерле, истәлекле дата, дәүләтчелегебез үсешендә яңа сәхифә ачкан көн, ул социаль-икътисадый реформаларны тормышка ашыруда тарихи роль уйнаган Татарстанның Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул иткән көн, дип билгеләп үтелә. Шуның нәтиҗәсе булып, социаль бурычларны хәл итү өчен муниципаль берәмлекләрне финанслау артты, 30дан артык республика программалары гамәлгә ашырыла, халыкның тормыш дәрәҗәсе елдан-ел яхшыра бара, дин торгызыла. Котлауда район халкына ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм бар эш-гамәлләрендә уңышлар теләнә.
Нет комментариев