Ураза гаете белән!

15 июньдә мөселманнар өчен изге саналган Рамазан ае төгәлләнә. Уразаның төгәлләнүе Гает бәйрәме белән билгеләп үтелә. Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов районның барлык мөселманнарын бәйрәм белән котлыйлар.
Котлауда ай дәвамында мөселманнарның ризыктан тыелып торулары – ураза тотулары, күркәм эш-гамәлләр башкарулары, ифтар мәҗлесләре үткәрүләре билгеләп үтелә.
Бәйрәм көнендә барлык мәчетләрдә Гает намазлары укылачак, бәйрәм табыннары янында туганнар, якын кешеләр җыелачак, диелгән.
Ураза бәйрәме һәр йортка, һәр гаиләгә исәнлек-саулык, иминлек, игелекле эшләрендә уңышлар, мәхәббәт һәм бәхет алып килсен, Рамазан аендагы изге ниятләр һәм кылган гамәлләр мөселманнарның эшләрендә дәвам итсен, дип теләк тә теләнә.
РАЙОН МӘЧЕТЛӘРЕНДӘ БӘЙРӘМ ВӘГАЗЕ ҺӘМ НАМАЗ 15 июньдә ИРТӘНГЕ
сәгать 5 тә, ә Яңа Чишмәдә
иртәнге 6 да башлана.
Нет комментариев