Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Ватан Геройлары көне белән!

09 декабря 2022, 12:57

105

0

0

Ватан Геройлары көне белән!

9 декабрьдә Россиядә 2007 елдан гамәлгә кертелгән Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле дата белән барлык яңачишмәлеләрне район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов котлаган.

Котлауда сугыш кырларында яки тыныч вакытта күрсәткән батырлыклары өчен югары дәүләт аерымлык билгеләренә лаек булган райондашларыбызга ихлас рәхмәт сүзләре җиткерелгән. Яңа Чишмә районы ике Советлар Союзы Герое - Борис Чекин һәм Федор Савельевның туган ягы. Герой исеме аларга Бөек Ватан сугышында күрсәткән   батырлыклары өчен бирелгән. Без  сугыш кырларында кыюлык күрсәткән якташларыбыз алдында баш иябез һәм алар белән горурланабыз (2020 елда геройларның бюстлары яңа паркта урнаштырылды). Алар хәзерге яшьләрне Ватанга тугрылык саклап, аңа мәхәббәт күрсәтеп яшәүгә өйрәтер өчен, лаеклы үрнәк булып торалар.  Бүген дистәләрчә яңачишмәлеләр Украина территориясендә махсус хәрби операциядә катнаша, кыюлык һәм батырлык үрнәкләре күрсәтә, без барыбыз да алар белән горурланабыз.

Котлауда илебезгә тынычлык, барысына да саулык- сәламәтлек теләнә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев