Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Ветеринария хезмәткәре көне белән!

28 августа 2020, 10:40

1174

0

0

Ветеринария хезмәткәре көне белән!

Муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов  31 августта билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәм – Ветеринария хезмәткәре көне алдыннан барлык ветеринария хезмәткәрләрен котлыйлар.

Котлауда билгеләп үтелгәнчә, ветеринарның гуманлы һәм игелекле һөнәре – борынгы һөнәрләрнең берсе. Мәрхәмәтлелек һәм хайваннарга карата мәхәббәт хисләре булган кешеләр генә бу һөнәрне үз итә. Ветеринария хезмәткәрләре үзләренең көндәлек хезмәтләре белән хайваннар сәламәтлеген саклауны тәэмин итәләр, кеше сәламәтлеге сагында торалар, аны куркыныч авырулардан саклап калалар һәм терлекчелек продукциясенең сыйфатын контрольдә тоталар.

Тармакның барлык ветеринария хезмәткәрләренә һәм ветераннарына нык сәламәтлек, иминлек һәм хезмәттә уңышлар теләнә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев