Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Хөрмәтле Яңа Чишмә районы халкы!

31 декабря 2022, 07:04

117

0

0

Хөрмәтле Яңа Чишмә районы халкы!

Сезне чын күңелдән көтеп алынган бәйрәм белән котлыйм. Якынлашып килүче Яңа ел белән!
2022 ел да ахырына якынлаша. Һәр яңа ел үзе белән байтак яхшы вакыйгалар алып килә. Үтеп баручы ел китергән тәҗрибә, казанышлар һәм җиңүләр безнең белән калсын, ә тискәре күренешләрне искә алмаска тырышыйк. 2022 ел безнең һәрберебез өчен дә төрле булды: берәүгә ул җиңел һәм шатлыклы тоелды, кемгәдер - авыр һәм уңышсыз. Ул безнең тормышта үз эзен калдырып, бик күп әһәмиятле вакыйгалар һәм көндәлек тормыш проблемалары белән үрелеп барды. Ләкин ул 2023 елга урын биреп, тәмамланып килә.
Яңа ел - безне берләштерә торган, күңелләрне яхшы кәеф һәм якты өметләр белән баетучы матур бәйрәм. Яңа ел барыбыз өчен дә уңышлы булсын, барлык планнарны һәм башлангычларны тормышка ашырсын. Махсус хәрби операциядә катнашучы барлык яңачишмәлеләрнең дә Җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтуларын телим. Йортларыгызда балалар көлүе тынмасын, шатлык һәм иминлек яшәсен! Якыннарыгызның мәхәббәте һәм ярдәме күңелләрегезне җылытсын! Бер-беребезгә бәхет, уңышлар телик!
Шамил ЯҺУДИН,
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Татнефтепром - Зюзеевнефть» АҖ генераль директоры

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев