Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре!

09 мая 2023, 06:00

83

0

0

Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре!

Бөек бәйрәм - совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 78 ел тулу уңаеннан ихластан котлау сүзләремне кабул итегез.
Һәрберебез өчен 9 май - иң әһәмиятле, уртак бәйрәм. Авыр сынау буларак, сугыш һәр гаиләгә үтеп керде, миллионлаган кешенең тынычлыгын бозып, һәр йортка кайгы һәм зур югалтулар китерде. 
Бүген без Җиңүне якынайтуда көчен дә, гомерен дә кызганмаган, Ватаныбызны фашист илбасарларыннан саклаган, тылдагы хезмәтләре белән фронтовикларга булышлык күрсәтүчеләрнең барысын да данлыйбыз.
Бүгенгесе көндә РФ Кораллы көчләре намус белән махсус хәрби операцияне үткәрә. Яңачишмәлеләр дә СВО зонасында хәрби бурычларын лаеклы үтиләр. Мин ветераннарны, блокадачыларны, тыл хезмәтчәннәрен, СВОда катнашучыларны һәм район халкын чын күңелдән Бөек Җиңү көне белән котлыйм. Әлеге бөйрәм көннәрендә барлык курку - хафаланулар чигенсен, һәр йортта күтәренке кәеф хөкем сөрсен. Һәркайсыгызга нык сәламәтлек, тыныч көннәр һәм күгебезнең һәрчак аяз булуын телим. 
                          Шамил ЯҺУДИН, 
ТР Дәүләт Советы депутаты, «ТатнефтепромЗюзеевнефть» АҖ генераль директоры.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев